Һәр елның кыш ахырында, 23 февраль көнен, без барыбыз да – Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итеп билгеләп үтәбез. Бу-малайларга кыюлыкны, батырлыкны, намуслылыкны тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге. Сакчылар һәр гаиләдә бар: бабайлар, абыйлар һәм, әлбәттә инде, яраткан әтиләребез.
Район балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 116 еллыгына багышлап «Муса Җәлил – патриот шагыйрь» дип исемләнгән шигърият сәгате уздырылды. Әлеге чарага Теләче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары чакырылды. Чарада катнашучылар Җәлилнең балачагы турында истәлекләр, аның биографиясе буенча кызыклы фактлар белән таныштылар. Алар беренчеләрдән булып «Мужество остаётся в веках» документаль фильмының премьерасын карады. Фильмның сюжеты шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын, аның фаҗигале язмышын бик ачык тасвирлый. Балалар шулай ук герой – шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен кычкырып уку мөмкинлеге дә алды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Сауш авылы китапханәчесе Сәйфетдинова Р.М. "Карлыгач" балалар бакчасы балалары белән татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан "Исемең калды моңлы бер җыр булып үзеңнән соң килгән буынга" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы, катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге белән танышты. Әдәби чара ахырында тәрбияләнүчеләр М.Җәлилнең танылган шигырләрен тыңладылар.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта педиатр Исмагилова Р.М. катнашты. Ул үз чыгышында ата-аналарга балаларны вакцинацияләү хакында аңлатты. Хәзерге вакытта вакцинация ясату - вирусны тоткарлауның иң ышанычлы юлы. Вакцинация ясаткан кешеләр коронавирусны җиңелчә уздыралар. Вакцинация ясатыр алдыннан ата-ана ризалыгын (ризасызлыгын) белдереп рөхсәт язуы тутырырга тиеш. Җыелышта шулай ук интернет куркынычсызлыгы, юл йөрү иминлеге, хокук бозуларны кисәтү, цифрлы белем бирү ресурслары, "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" проекты кебек сораулар яктыртылды.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан “Җырым белән җиңдем дошманны” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрьнең балачак һәм яшүсмер чагындагы тормыш юлын, аның ничек дошманнарга каршы сугышуы, әсирлеккә алынуы һәм «Моабит дәфтәре» шигырьләр китабы турында белделәр. «Моабит дәфтәре” күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби шигърият классикасына әверелгән.
Теләче үзәк китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган “Бабаларыбыз юлы безгә үрнәк” дип исемләнгән тарихи чара узды. Очрашуда Татарстан Республикасының Төньяк районнары казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт һәм Гөлназ абыстай Фәләхиевлар Ислам дине нигезенең бер баганасы булган Хаҗ сәфәре турында тирән эчтәлекле видеопрезентация ярдәмендә чыгыш ясадылар. Чарада катнашкан Талия ханым Зиннатуллина, Бөтендөнья Татар конгрессының Теләче җирлеге бүлеге җитәкчесе Алисә ханым Дәүләтшиналар чорыбызның афәтенә әверелеп баручы төрле бозыклыклардан Ислам дине кануннары аша балаларыбызга тәрбия биргәндә генә котыла алабыз, - дигән уй-фикерләрен җиткерделәр.
Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны истә тотып, һәр елны Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар кошларга җимлекләр әзерли. Бу атнада да кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр өйләрендә әти-әниләр ярдәме белән җимлекләр ясап, аларны бакча һәм өйләре янындагы агачларга элеп куйды. Балалар һәр көнне җимлекләргә көнбагыш, кабак орлыклары, ипи валчыклары сала.
25 февральдә Шармыш авыл китапханәчесе «Почемучки» берләшмәсенә йөрүче балалары өчен «Не только в гости ждёт тебя природа» дигән исем астында кызыклы экологик викторина уены үткәрде. Китапханәче балаларга урманның, үсемлекләрнең файдасы турында сөйләде. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирде. Чара барышында алар табигать турында шигырьләр укыды, мәкальләрне искә төшерде. Агачлар, чәчәкләр, хайваннар, кошлар турында табышмакларга җаваплар әйтелде. Катнашучылар табигатьтә үз-үзеңне ничек тотарга дигән киңәшләрне тыңладылар һәм «Берегите флору и фауну – они наше богатство» дигән күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.
Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 25 февраль көнне берләшмәгә йөрүче укучылар белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр. Бу әңгәмә “Һөнәрнең һәркайсы мактауга лаек” дип исемләнгән иде. Укучыларга “Мәктәпне тәмамлагач нинди һөнәрләр сайлыйсыз?” дигән сорау бирелде. Аларның һәркайсы нинди һөнәр һәм ни өчен сайлауларын әйтеп үттеләр. Укучыларның шушы хыяллары тормышка ашсын дигән теләктә калабыз.
26-27 февральдә «Теләче-Арена» боз сараенда 2011-2012 елгы малайлар арасында хоккей буенча «Корыч егетләр Кубогы 2022»турниры булып узды.