Баруыбызның максаты- әти-әниләребезнең авыр һәм мактаулы эшләре хәм алар чыгарган чимал белән танышу иде. Андагы эшчеләр балаларга станокларның күп төре барлыгын һәм алар белән күп төрле материаллар чыгарып булганын аңлаттылар.Шул ук вакытта эш барышында яегын куркынычсызлыгын һәм тормыш иминлеген сакларга кирәклегендә искәрттеләр. Балаларга һәр һөнәрнең җаваплы һәм кирәкле булуын аңлаттылар. Экскурсия бик файдалы һәм күңелле булды.
Федеральным законом от 20.04.2021 № 100-ФЗ «О внесении изменений в части первую и вторую Налогового кодекса Российской Федерации» в статью 220 Налогового кодекса Российской Федерации внесены изменения, согласно которым неиспользованный остаток имущественных налоговых вычетов по расходам на приобретение жилья и уплату процентов можно получить в упрощённом порядке.
«Батыр» спорткомплексында , өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров житәкчелегендә тәрбияләнүчеләр, «КАМАЗ»ветераннары командасы белән мини - футбол буенча иптәшләрчә уенда катнаштылар. 9: 7 исәбе белән егетләр командасы җиңде.
Теләченең чаңгы базасында ДОСААФ оешмасы белән берлектә чаңгы ярышы һәм биатлон буенча Теләче районы беренчелеге булып узды. Бу ярыш интернационалист- сугышчы И.Г. Хәйруллин истәлегенә багышланды. Ярышта Баландыш төп мәктәбе укучылары да катнашты. Шулай итеп, 6нчы сыйныф укучысы Хәйретдинов И. 2нче урынны , Баландыш командасы -2 урынны яуладылар Котлыйбыз!
Хәзерге вакытта батарейкалар тормышыбызда зур роль уйный. Тик кулланылган батареяларны болай гына ташларга ярамый: аларда булган химик матдәләр, җирне һәм суны агулый, үсемлекләргә һәм хайваннарга зыян сала. Шуңа күрә файдаланылган батарейкаларны җыярга һәм икенчел эшкәртүгә тапшырырга кирәк.
Теләче үзәк китапханәсендә патриот шагыйрь Муса Җәлилгә 116 ел тулу уңаеннан 5 сыйныф укучылары өчен “Җырым аша белсен халкым” исемле әдәби сәгать үткәрелде. М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылып, шигырьләрен сәнгатьле уку оештырылды. Чара барышында Җәлилгә багышланган видеофильм күрсәтелде, викторина уенында укучылар бердәм катнашып сорауларга актив җавап бирделәр.
Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Кашапова А.Х. «Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү участогы» технологиясе кысаларында Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенең 3 нче социаль участогы территориясендә профилактик эш алып барды. Куратор авыл җирлегендә социаль мониторинг үткәрде, социаль паспорт төзелде, ата-аналарга «Җаваплы ата-ана мәктәбе» дигән гомуми белеем бирү кысаларында консультация бирде, гражданнарга «Хокукый навигатор» технологиясе буенча консультация бирде. Әлеге технология балалары булган гаиләләр белән социаль эшләүнең нәтиҗәле инновацион формасы булып тора. Үз вакытында гаиләгә һәм балаларга кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, гаилә уңышсызлык булдырмый.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышлап, Хәтер көне үтте. Без буген китапханәче Нигъмәтҗанова Х.Н. җитәкчелегендә шагыйрьнең шигырьләрен укыдык, китап күргәмәсе оештырдык, Муса Җәлилнең биографиясен искә төшердек. Аның тормышы- батырлык. Аның туган җиргә, кешеләргә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре миллионлаган кешеләрнең күңелендә саклана.Муса Җәлилне совет чоры кешеләре генә түгел, Европа, Америка, Азиядә яшәүчеләр дә үз итә. “Моабит дәфтәре” үлемсез китап. Ул- совет кешесенең чыдамлылык символы.
Кыш көне урамда кошларга бик суык. Ләкин кошларга суык бик куркыныч түгел. Алар өчен иң кыены - кыш көне азык табу. Максабаш мәктәбенең башлангыч укучылары кошларга җимлек ясады. Җимлекне агачка элеп куйдылар. Алар кошларны көнбагыш, кабак орлыклары һәм икмәк валчыклары белән сыйлый. Җимлеккә килгән кошларны күзәтүе бик күңелле. Чыпчыклар, песнәкләр рәхмәт әйтеп, чыркылдашып җим чүплиләр.
Олы Мишә урта мәктәбендә Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР бүлегенең өлкән инспекторы Ленар Марсель улы Тимерханов булып китте. Укучылар белән әңгәмә барышында ул ут белән шаяруның нәтиҗәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта ничек эш итү, беренчел янгын сүндерү чараларыннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләп үтте. Электр приборлары, газ белән кулланганда, спорт белән шөгыльләнгәндә җәрәхәтләр алу мөмкинлегенә аерым игътибар бирде.