ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Олы Мишә урта мәктәбе китапханәсендә “Яшь китап укучыларны кабул итү” бәйрәме үтте. Әлеге бәйрәм 1 нче сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту, китапханәгә язылу тәртибе белән таныштыру көнен истәлекле көн  итепбилгеләп үтү максатыннан оештырылды.

Без тормышыбызны спортсыз куз алдына да китерә алмыйбыз. Спорт балалар һәм яшүсмерләр тормышында аерым урын алып тора. Спорт  укучыларда ихтыяр көче, үҗәтлек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Спорт сәламәтлекне яхшырта һәм ныгыта.Безнең башлангыч сыйныф укучылары  спорт белэн бик дус.

Кыш көне урамда саф һавада йөрү балаларга аерым шатлык алып килә, чөнки бу вакытта гына кар бабайны ясарга, чаңгыда, чана шуарга, кар көртләрендә уйнарга була. Тик куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәң, урамда йөрү шатлык түгел, ә алган имгәнүләр белән бәйле күңелсез хисләр китерергә мөмкин. Шуңа күрә, балаларны имгәнүләрдән саклап калу өчен куркынычсызлык  кагыйдәләрен белү һәм үтәү бик мөһим. Балаларның кышкы киеме җылы, җиңел, су үткәрә торган; яктылык кайтаргыч элементлар белән  булырга тиеш. Тәрбияче Нурисламова Р.Р. балаларга     авызга кар һәм боз сөңгеләре алырга ярамавын, авырып китергә мөмкин икәнен аңлатты. Бер-береңә кар атмаска, дус тату уйнарга кирәклеген тошендерде.

Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Муса Җәлил һаман безнең арада!” исемле әдәби – музыкаль чара үткәрелде. Укучылар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чараның максаты: патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышта җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Үзәк урта мәктәбендә Теләче район үзәк шифаханәсе балалар табибы Шакирова Л.М. катнашында “Балалар куркынычсызлыгы” дигән темага ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналар җыелышында түбәндәге мәсьәләлә кралды:  йогышлы авырулар, Интернет челтәрендә куркынычсызлык, Татарстан республикасының 71 Законы,  цифрлаштырылган  мәгариф  ресурслары, БДИга әзерлек, “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” проекты.

Балаларда бәләкәй яшьтән үк китапларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләүдә безнең балалар бакчасында  зур эш алып барыла. Безнең, Лесной балалар бакчасында,хикәяләр көн дәвамында укыла, төрле сорауларга җаваплар табыла, проблемалы ситуацияләр чишелә. Шулай ук бу эш өйдә дә әти-әниләр тарафыннан  дәвам ителә. Балалар  кечкенәдән  китап яратып үсәләр.

Олы Нырсы урта мәктәбендә 14.02.2002-19.02.2002 елларда «психологик иминлеккә адымнар» дигән психология атналыгы оештырылды.: - методик рекомендацияләрдә психологик эш юнәлешләрен тормышка ашыру нигезендә «психологик иминлеккә адымнар» психология атналыгының чаралар планы эшләнде.

14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне. Быелгы акция "Китапны яратып бүләк ит!" – “Дарите книги с любовью”... дигән девиз астында узды.  Шул уңайдан Олы Нырсы авылы китапханәсенә  татар теле  һәм әдәбияты  укытучысы Мөбинова Г.Г. “Татар дөньясы” дип исемләнгән, Кадыров Фәнил Д.Латыйпованың “Мәк чәчәге” китапларын бүләк иттеләр. Әлеге китаплар китап укучыларны сөендерер дип ышанабыз.

Замана балалары туганнан бирле,  цифрлы мөхиттә яшиләр, укыйлар һәм тормышларын цифрлы кырдан башка күз алдына да китерә алмый, чөнки алар беркайчан да аннан башка яшәмәгәннәр. Шуны истә тотып Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре «Цифрлаштыру» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды. Компьютер технологияләренең ролен хәзерге дөньяда бәяләп бетерүе кыен, шуңа күрә әңгәмә кызыклы гына түгел, файдалы да булды.

Алып баручылар чарада  балаларны Әфганстандагы сугыш вакыйгалары белән таныштырдылар, шулай ук солдатларыбызның үз бурычларын ничек батырларча һәм профессиональ рәвештә үтәүләре, катлаулы шартларда ныклык һәм намуслылык күрсәтүләре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклаулары турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International