Казаклар авылы китапханәчесе “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Китап – күңел байлыгы” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Чара барышында китапханәче Рахматуллина А.А. балаларга беренче китаплар һәм китапханәләр барлыкка килү тарихы, китапка карата сакчыл караш кирәклеге турында сөйләде, әкиятләр буенча викторина уздырды.
Конкурска балалар, композициянең төп кагыйдәләре һәм күнекмәләре, кызыклы сюжеты, рәсем, билгеләр, символлар, гадәти булмаган һәм оригиналь сурәтләр, кыска, күләмле слоган кулландылар. Чараның төп максаты-укучыларның коррупциягә каршы дөньякүләм карашын формалаштыру,коррупциягә тискәре караш тәрбияләү иде.
Әбде авыл китапханәсендә Николай Алексеевич Некрасовның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Я музу посвятил народу своему» дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Аның барышында укучыларга Некрасовның шигъри дөньясына чумарга тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар язучының Ватанга, табигатькә, халыкка, балаларга багышланган шигырьләрен искә төшерделәр. Чара рус шагыйре Н.А. Некрасовка мәхәббәт һәм хөрмәт белдерү, аның шигъри иҗатын тирәнрәк ачу өчен оештырылды.
Бәйге нәфис сүз сәнгатенә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелде. «Җәлил татар телендә» номинациясенең 19 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшь төркемнәре арасында катнашып, Фәнзия Фәләхова 1 урын, Фирүзә Фаляхова 2 урынны яулады. Ә 16 яшьтән 18 яшькә кадәр булган яшь төркемнәре арасында Илзирә Фәттахова 1 урынга лаек булды. Ә ике укучыбыз катнашучы сертификатына ия булды. Җитәкчеләре- Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова.
Шәтке авылы китапханәсендә “Только вместе мы остановим корруцию» дигән күргәзмә эшли башлады. Китап укучыларга коррупциягә каршы хөкүмәт политикасы турындагы материаллар куелды. Шулай ук бөек рус классик язучыларының ришвәтчелек, казна басучылар турындагы әдәби әсәрләре куелды. Коррупциягә каршы көрәш буенча буклетлар ясалды.
Баландыш төп мәктәбендә «Что? Где? Когда?» интеллектуаль уены узды. Уенда районның төрле мәктәпләреннән барлыгы 9 команда катнашты. Конкурс биремнәре нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Стоп коррупция» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар «Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә?» дигән сорауларга әңгәмә кордылар. Без коррупциягә каршы көрәш юлларын һәм ысулларын ачарга тырыштык. Ришвәтчелекнең үзенчәлекләре турында фикер алышканда балалар әдәби классик әсәрләрдән мисаллар китерделәр, коррупциягә каршы юнәлеш буенча укучылар арасында рәсем конкурсы үткәрделәр, буклетлар тараттылар һәм коррупция турында мультфильм карадылар.
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә үзенең китап укучылары белән берлектә Урта Мишә авылы китапханәсе дә кушылды.
2021 нче елның 20 нче октябреннан 4 нче Халыкара “Җәлил укулары" әдәби бәйгесе үткәрелде. Халыкара әдәби бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Урта Мишә авыл китапханәсенең яшь китап укучысы Ралинә Заһидуллина бәйгегә Муса Җәлилнең "Хәдичә" шигырен тәкъдим итте һәм 3 – 6 яшьлекләр арасында район күләмендә 1 нче урынга чыгып Диплом белән бүләкләнде.
Шармыш авылы китапханәчесе Ватан Геройлары көненә туры килгән «Мир в наших руках» китап күргәзмәсенә күзәтү оештырды. Ул укучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, безнең чор геройлары турында сөйләде.