ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрипҗан улы булып китте. Ул Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Нәҗипов белән районның спорт һәм мәгариф учреждениеләрендә, шул исәптән Баландыш төп мәктәбендә булды. Марсель Таһирович көрәш буенча мәктәпнең материаль базасы белән танышты, шулай ук бадминтон дәресен карап үтте.

Ел фасыллары алмашынган саен табигатьтә яңа киемнәрен кия.Һәркем көз күренешләренә карап соклана,аныңматурлыгын күреп калырга ашыга.Урмандагы агачлар төрле төсләр белән бизәлә:кызыл,сары,яшел,кызгылт-сары төсләргә буяла.Көз –басу-кырларның бушап калган,агачларның яфрак койган,чәчәк-гөлләрнең үз төсләрен үзгәрткән,кешеләрнең кышка әзерләнә торган вакыты.Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Көзге урман” дип исемләнгән фото-бәйге үткәрделәр.Бу бәйгедә берләшмәдә йөрүчеләр катнаштылар. Алар   арасыннан иң матур фотолар сайлап алынды. 

Очрашу вакытында студентлар үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр һәм сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашу бик кызыклы үтте.

Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронга 60 яшь тулу  уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Чыктым аркылы күпер” дип исемләнгән әдәби  сәгать  үткәрделәр. Чара барышында берләшмәгә йөрүчеләр язучының тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар, әсәрләренә күзәтү ясалды.

Сауш авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гарифуллина А.Г. чарада катнашучыларны Советлар Союзының героик батырлыклары өчен югары исем алган яшь геройлары белән таныштырды һәм пионер-геройларның язмышлары турындагы китаплар белән таныштырды. Балалар кызыксынып китаплар карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында төп фикер яңгырады: «Һәр өлкән кеше батырлык кыла алмый, ә балалар батырлыгы икеләтә хөрмәткә лаек!». Без илебездә шундый батырлар яшәве белән горурланабыз! 

  

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл урамнарына чыгып  “Терроризмга һәм экстремизмга каршы бергәләп көрәшик” исемле буклетлар, белешмәлекләр тараттылар. Террорчылыкка каршы янау очрагында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булган вакытта үтәлергә тиешле саклык чаралары турында мәгълүматлар бирделәр. Бу акция дөнья кешеләре җинаятьчел акылның үсүенә юл куймас дигән өмет таратты.

Башта катнашучылар тәмәке төтененең кеше организмына йогынтысы турында мәгълүмат тыңладылар. Алар фикеренчә, төп сәбәп-егетләр яки кызларның өлкән һәм мөстәкыйль булып күренергә теләве. Әңгәмә барышында катнашучылар тәмәкенен зыянлы  дигән нәтиҗәгә килделәр.

Географик диктант Рус география җәмгыяте тарафыннан, җәмгыятьнең Попечительләр советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән, 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә. Аның төп максаты-географик белемнәрне популярлаштыру һәм халык арасында Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру.

Үзәк мәктәбе Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белән челтәрле хезмәттәшлек кысаларында. Н.Э. Бауман исемендәге 5 нче сыйныф укучылары Академиягә бардылар. Башта аларның Карпова Н.в. менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр икътисад кафедрасында дәрес үткәрде. Аннан соң Анисина О.С. академиянең зоология музее буенча экскурсия үткәрде. Шулай ук балалар академиянең Тарих музеенда булдылар, анда Николаев н. В.академиянең ничек һәм кайчан төзелүе турында сөйләде.


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә  китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Игелеккә китап аша“ дигән игелек дәресе үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну белән әкиятләр тыңладылар, яңа китаплар белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International