ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Баландыш төп мәктәбендә IV Халыкара «Җәлил укулары» үтте. Бу конкурс укучыларда сүз сәнгатенә, шигъриятькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан  ел саен үткәрелә. Укучылар Муса Җәлил шигырьләрен татар һәм рус телләрендә  сәнгатьле итеп сөйләделәр. Башка еллардан аермалы буларак, быел бу конкурста укытучылар да катнашты. Барлык катнашучыларга унышлар телибез!

Теләче 2 нче балалар бакчасында пожар куркынычсызлыгы буенча тикшерү уздырылды. Тикшерүне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче МР надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторры Тимерханов Л.М. үткәрде. Ул балалар бакчасы территориясе, кабинетлар һәм төркем бүлмәләре янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләренә туры килүен, үтәлешен карады. Балалар белән әңгәмә һәм бакча хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрде.

Шармыш авылы китапханәсендә язучының иҗатын һәм тормышын чагылдырган «Писатель, потрясающий души!» исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә  «Идиот», «Преступление и наказание», «Униженные и оскорбленные», «Бесы», «Бедные люди» һ.б. әсәрләре урын алды.  Аның әсәрләре бүген дә актуаль. Күргәзмә янында укучыларга әңгәмә үткәрелде, Достоевский әсәрләренең яраткан өзекләрен кычкырып укыдылар.

Теләче балалар китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, «Толерантлык – тынычлыкка юл» дип исемләнгән мультфильмнар күрсәтелде. Әлеге чара толерантлык көненә багышлап, хезмәттәшлек һәм толерантлык идеяләренә тугрылыкны ныгыту, башка төрле карашларга ихтирамлы мөнәсәбәттә булу, шулай ук Россия җәмгыятенең төрле социаль һәм милли төркемнәр арасында үзара мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү максатыннан үткәрелде.

Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Һәр татар кешесе татарның милли ашлары белән горурлана .Үзебезнең милли ризыкларны саклау максатыннан  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар милли  ашлары”-дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар. Милли ризыкларны  “Җәүһәр” клубы берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән берлектә әзерләделәр. Ахырдан шул ризыклар белән чәй эчтеләр.

2021 нче елның 20 нче октябреннан 4 нче Халыкара “ Җәлил укулары" әдәби бәйгесенә старт бирелде. Халыкара әдәби бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Баландыш авыл китапханәсенең актив китап укучысы Фәнүсә Мөбәрәкшина (50 яшь) бәйгегә Муса Җәлилнең "Яшь Ана"  шигырен тәкъдим итә.

Республикада Татарстан өчен мөһим булган  даталарның берсе- 1992 елның 6 ноябрендә, Конституция көне билгеләп үтелә. Ул – республикабызның Төп Кануны, законнарыбызның нигезе һәм дәүләтебезнең таянычы. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсендә әлеге истәлекле көн уңаеннан "Конституция –илнең Төп законы" дип исемләнгән буклет эшләнелеп, китапханәгә килүчеләргә тәкъдим ителде.  

Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронга 60 яшь тулуга карата  Урта Мишә авылы китапханәсендә “Шигъриятем минем тормыш моңы” исемле шигърият сәгате үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук күргәзмәдәге китапларга күзәтүләр үткәрелде.

«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә. 7 ноябрь көнне, Урта Мишә авылы китапханәчесе Г.Мухаметшина әлеге онлайн проектта катнашты.

Баландыш төп мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары  “Теләче” сәнәгать паркына экскурсиягә бардылар. Балалар сәнәгать паркы, чәчәкләр теплицасы һәм башка инновацион мәйданчыкларда булып, эш тәртибе белән таныштылар.

      Сәнәгать паркының төп бурычы- беренчел чималны сайлау, аннан икътисадның төрле тармаклары өчен продукция җитештеру.

    Укучылар бизнес өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бик күп тырышлык куярга кирәк икәненә  инандылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International