ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Октябрь аенда районда “Эшмәкәрлек дәресләре” проекты башланып киткән иде. Аның максаты район мәктәпләрендә эшмәкәрләр белән, югары сыйныф укучылары өчен очрашулар үкәрү иде. Район эшмәкәрләре оешмасы җитәкчесе Борһанов Шамил Галимҗан улы җитәкчелегендә үткән очрашулар барлыгы 11 мәктәптә оештырылды. Һәм менә, укучылар эшмәкәрләр белән генә очрашып калмыйча, ә аларның эш алымнары, барышы белән дә күзгә-күз таныша алды. “Эшмәкәрлек дәресләре” проектының икенче этабы сәнәгать предприятиеләрендә булу. 10-11 ноябрьда әлеге мөмкинлектән районыбыз мәктәпләре укучылары файдаланды. Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә урнашкан предприятие эшчәнлекләре белән якыннанрак танышты алар. Әлегедәй очрашулар соңгысы булмас, - диде проектны оештыручылар, - кирәкле кадрлар, белгечләр әзерләү мәктәп чорыннан ук башлана.

Аның максаты район мәктәпләрендә эшмәкәрләр белән, югары сыйныф укучылары өчен очрашулар үкәрү иде. Район эшмәкәрләре оешмасы җитәкчесе Борһанов Шамил Галимҗан улы җитәкчелегендә үткән очрашулар барлыгы 11 мәктәптә оештырылды. Һәм менә, укучылар эшмәкәрләр белән генә очрашып калмыйча, ә аларның эш алымнары, барышы белән дә күзгә-күз таныша алды. “Эшмәкәрлек дәрес”ләре проектының икенче этабы сәнәгать предприятиеләрендә булу. Бүген әлеге мөмкинлектән Теләче урта мәктәбе укучылары да файдаланды. Теләче сәнәгать мәйданчыгында булып, биредә урнашкан предприятие эшчәнлекләре белән якыннанрак танышты алар. Әлегедәй очрашулар соңгысы булмас, - диде проектны оештыручылар, кирәкле кадрлар, белгечләр әзерләү мәктәп чорыннан ук башлана.

Балаларның физик үсеше өчен саф һавага чыгу бик мөһим санала, чөнки һавада организм чыныга. Көчле җил, яңгыр, буран булмаганда саф һавага көн саен чыгу кирәк. Урамда уеннар уйнау да бик әһәмиятле, чөнки уеннар ярдәмендә бала әйләнә-тирәне танып белергә өйрәнә,җитезлеге, өлгерлеге,ныклыгы арта. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да саф һавадагы уеннарны бик яраталар.

2021 нче елның 20 нче октябреннан 4 нче Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенә старт бирелде. Халыкара әдәби бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Баландыш авыл китапханәсенең актив китап укучысы Рузалия апа Әхмәтова (67 яшь) бәйгегә Муса Җәлилнең "Катыйлга" шигырен тәкъдим итә.

Шәтке  авылы мәдәният йортында Теләче муниципаль районы оешуга 30 ел тулуга багышланган “Моңнар агыла туган җирдә” район халык иҗаты Фестивале булып узды. Фестивальнең максаты: талантлы яшьләрне ачыклау, туган як тарихын һәм мәдәниятен сәнгати чаралар аша пропагандалау, якташлар иҗатына кызыксыну уяту. Фестивальда авыл үзешчәннәре  катнашты.

 «Республика яшүсмерләр китапханәсе» «Һәркем үзенең чыганакларын истә тотарга тиеш» дип исемләнгән төбәкне өйрәнү буенча мультимедиа проектлар конкурсын үткәрә. Конкурсның максаты - яшьләрнең туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга кызыксыну уяту, тарихи хәтерне формалаштыруга ярдәм итү, туган як тарихына һәм мәдәниятен  өйрәнү һәм саклау зарурлыгы. Әлеге конкурска Айдар авыл китапханәсеннән Фаляхова Фәнзиянең эше җибәрелде.

Вакыт алга бара. Тарихи вакыйгалар бер-берсе белән алмашына, әмма алар арасында һәрвакыт истә тотарга кирәклеләр дә бар. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Көн узган горур эзләр” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Сәяси репрессияләр - илебез елъязмасының иң фаҗигале сәхифәләреннән берсе. Һәр кешенең биографиясенең кыска юллары артында авыр язмыш, аның гаиләсенең кайгысы һәм күз яшьләре, чынга ашмаслык хыяллары һәм өметләре.


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Урта Мишә авыл китапханәсе "Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе" оештырган "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне" IX төбәкара акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.

Ачы мәдәният йортында Халыкара анимация көненә багышланган "Мультфильмнәр иленә сәяхәт" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Балалар «Мультипликация» һәм «Анимация» сүзләренең нәрсә аңлатуын белделәр, мультфильмнарның ничек барлыкка килүен, төрләре белән таныштылар . Чарада  балалар үзләрен чын мультик белгечләре итеп күрсәттеләр. Алар викторинада мультфильм геройлары турында табышмаклар чиштеләр.

 

Бүген балаларның тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый. Сөйкемле, сокландыргыч, мәзәк, күңелле, игелекле, гыйбрәтле мультфильм геройлары . Аларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә ярата. Ачы авылы мәдәният йортында Халыкара анимация көненә багышланган төрле яшьтәге балалар өчен мультфильм карау оештырылды. Бу көнне балалар «Литл Гром» мультфильмын карадылар. Мультфильм караганнан соң балалар күргән мультфильм турында фикер алыштылар һәм сорауларга җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International