ZOOM онлайн режимында район башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч сыйныф укучыларының танып-белү эшчәнлеген үстерү чаралары буларак цифрлы мәгълүмати технологияләр» дигән темага киңәшмәсе узды.
Шәтке авылы китапханәсендә язучы Рауль Мирхәйдаровның тууына 80 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә язучы татар һәм рус телләрендә басылган китаплары урын алды. Китап укучылар китаплары аша язучының тормыш юлы турында мәгълумат ала алалар.
Бөтенроссия экологик диктант үткәрелде. Районыбызның һәр мәктәбе укучылары һәм укытучылары экологик диктантта актив катнаштылар.
"Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе кысаларында бүген Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре клуб берләшмәсе белән берлектә, яшьләр арасында наркомания таралуны кисәтү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, наркотикларга каршы акция уздырдылар.
Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә “Геометрик фигуралар илендә” дип аталган шөгыль узды. Кечкенәләр төркеме геометрик фигуралар белән таныштылар һәм аларны тирә яктан табарга өйрәнделәр.
Шул уңайдан Баландыш китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Кояшкай"балалар бакчасында "Игелеккә китап аша"дигән игелек дәресе үткәрделәр. Балалар «яхшылык» һәм «игелекле эшләр» сүзләренең әһәмияте турында белделәр, «Әкият герое – игелекле яки явызмы? ", "Иң күп яхшы сүз әйтүче" уеннарында актив катнаштылар. "Өч кыз туган"әкиятен яратып тыңладылар, зур канәгатьләнү белән матур, яңа китаплар белән таныштылар.
Айдар авыл җирлегенә кергән үзешчәннәр катнашында Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗат фестиваленең җирлекләр арасында йомгаклау концерты булып узды. Концерт, күргәзмәләрне оештыруда Айдар авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова да актив катнашты. “Балкыш” фольклор төркеме килгән кунакларны татар халкының борынгыдан килгән “Каз өмәсе” йоласы белән каршы алдылар. Фойеда мәдәният, мәктәп, авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр урын алды. Бәйрәм чарасында якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагизовның катнашуы да матур хатирәләр калдырды.
Бу бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелә. Максабаш авылы китапханәсе дә “Җәлил укулары” бәйгесенә 4 китап укучы белән катнашты.
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә үзенең китап укучылары белән берлектә Казаклар авылы китапханәсе дә кушылды.
Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры, Россиянең атказанган спорт мастеры Марсель Шәрипҗан улы Таһиров кунакта булды. Марсель Таһирович көрәш буенча мәктәпнең материаль базасы белән танышты.