ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Әлеге дата уңаеннан  Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, берләшмәгә йөрүче ханымнар белән «Мин бер гади авыл хатыны» исемле темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә-сөйләшү үткәрделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

Урта Мишә авыл китапханәсе "Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе" оештырган "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне" IX төбәкара акциясенә кушылды. Китапханәдә "Бөек шагыйрь"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар М.Ю. Лермонтов әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Иске Җөри авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән көзге табигатькә сәяхәт итте. Көз турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр.

Татар шагыйре, язучы Марсел Галиевның 75 яше тулу уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә китап укучы яшьләр белән М.Галиевның китапларына күзәтү ясалды.

"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында  Урта Мишә авылы китапханәчесе Сафиуллин Равил абый, Ибрагимова Нәфига  апаларның өендә булып, яңа кайткан китаплар һәм  газета-журналлар белән таныштырды. Укылган китаплары белән фикер алышынды.


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

31 октябрьдә Шармыш авыл китапханәсендә начар гадәтләргә багышланган «Зависимость – удел слабых» күргәзмәсе янында әңгәмә булып узды. Очрашуда катнашучылар сәламәтлек өчен уңай һәм тискәре гадәтләрне санап үттеләр. Китапханәче тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркоманиянең зарары турында сөйләде. Ахырда “Проверь себя» уенын уйнадылар, нинди спорт төрләрен яратулары турында сөйләделәр. Үсеп килүче яшь буында сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну уяту, аларга мөмкин кадәр уңай мисаллар күрсәтү мөһим.

1 ноябрь көнне,беренче тапкыр “Батыр” спорт комплексында аталы-уллы шәхси эшмәкәрләр Илназ,Искәндәр,Мөнәвир һәм Мәгъсүм Камалиевлар призына 2008 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында татарча көрәш  ярышлары булып үтте.Әлеге көрәш бәйгесендә  Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары да катнашып  нәтиҗәле чыгыш ясады һәм команда  2 нче урынны яулады

Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында  үз урынын табарга этәргеч бирә. Без Шәдке балалар бакчасының тәрбиячеләре, балалар белән  рәсем ясауга зур игьтибар бирәбез. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен чагылдыра.        Буш вакытларында безнең бакча балалары рәсем ясарга яраталар  малайлар күбрәк трактор, машина, параход яки танк ясый. Ә кызлар үзләренең гаиләсен һәм чәчәкләр ясарга яраталар. Һәр рәсемдә балаларның хыялы ярылып ята. Рәсем ясау балаларның күзаллауларын, эстетик зәвыкларын үстерә.  Бүген балалар су астын кузаллап ясарга булдылар.

Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Татар халкының гасырлар буе яшәгән гореф-гадәтләре"дигән темага  кичә үткәрде. Балалар үз нәселләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнделәр. Аларның һәркайсы үзенең нәсел шәҗәрәсен ясап карады.

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International