Әбде авыл китапханәсендә шагыйрь һәм язучы Лермонтов Михаил Юрьевичка 207 ел тулу уңаеннан «А Лермонтов есть, Лермонтов в России» дип исемләнгән Лермонтов көне үткәрелде. Әлеге күренекле шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә-карау оештырылды, анда китап укучылар әдәбиятка күзәтү тыңлады, тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. Соңыннан балалар белән бергә М.Ю. Лермонтовның «Парус», «Бородино», «Смерть поэта» һ. б. танылган поэмалары һәм шигырьләре укылды.
"Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе кысаларында , Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Теләче муниципаль районы "ФОРПОСТ " җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсе үзәге директоры Сәйфетдинов Радик Рөстәм улы, "Олимп" яшьләр үзәге директоры Айгөл Имамиева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге җитәкчесе Айсаф Галиев булдылар. 7-9 сыйныф укучылары профилактик әңгәмәдә катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, әлеге тыелган препаратны куллануның аяныч нәтиҗәләре турында белделәр.
Хәтер көне уңаеннан Югары Кибәхужа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында "Кешелекнең хәтере мәңгелек” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.
Акция "Балалар һәм яшьләр өчен Пенза китапханәсе" инициативасы белән үткәрелә. Чара өчен "Лермонтов дөньясы" темасына китап күргәзмәсе оештырылды, анда бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, шулай ук әсәрләре тәкъдим ителә. Катнашучылар «Поэзии чудный гений» видеоязмасын карап, катнашучылар шагыйрьнең бай мәдәни мирасына кагылды, «Парус», Бородино», «Утес», «Листок» һәм башка әсәрләрен искә төшерде.
Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән “Җуелмас хәтер”дигән исем астында тематик кичә үткәрделәр. Буыннар алмашы һәр милләт өчен хәрәкәттә булган тарихның көзгесе булып тора. Һәр халык сынаулар аша уза: сөенечле көннәр кайгылы көннәр белән алмаша. Һәм без үзебезнең ата-бабаларыбыз турындагы хәтерне онытмаска, хөрмәтләргә тиеш. Һәр халыкның үзенең тарихи, милли каһарманнары бар. Батырлыклары белән алар, тормышларын куркыныч астына куеп, милләтнең, туган җире һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап чыкты. Аларның аяусыз көрәше безнең өчен, шулай ук алдагы буыннар өчен дә өлге булырга тиеш.
Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында Теләче районы торгызылуына 30 ел тулуга багышланган “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән сәнгать фестивале концерты булып узды. Ахырдан районыбыз башлыгы Н.Н. Хаҗипов авыл үзешчәннәренә җылы теләкләрен җиткерде.
Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә “Үз агачыңны утырт» халыкара акциясендә катнашты. Китапханә һәм клуб территориясенә чия агачлары утыртылды.
Хәзерге вакытта экстремизм һәм терроризм милләт өчен куркыныч тудыра. Яшьләрнең психологик яктан җитлекмәгәннекләре, үз фикерләре булмаганлыктан, күп кенә каршылыклар китереп чыгару куркынычын тудыра. Бугенге көндә яшь буынга бар нәрсәгә дә сакчыл караш, яхшы һәм начарны аера белү сыйфатларын тәрбияләү зарур. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәчесе укучылар белән “Терроризм - угроза жизни” дип аталган өстәл артында әңгәмә уздырды.
Чарабыз кунаклары бәйрәм тарихы, җәмгыятьтә авыл хатын-кызларының роле, аның хокуклары һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, көз турында, авыл хезмәте турындагы «Мәкальне дәвам ит», «Бу тартмада нәрсә бар-җавабын уйлап әйт?”, «Әкияти конкурс», «Тәмле рецеплар өйрән” кебек төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Очрашу барышында хатын-кызлар турында матур шигырьләр, изге теләкләр яңгырады, "Авыл хатын-кызларына багышлана..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чарабыз тәмле чәй табыны артында дәвам итте.
Әлеге акциядә катнашу - туган ягыбызның табигатен саклау буенча без башкарган бер игелекле эш ул. Агач утырту - җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Агач утырт!” экологик акциясендә актив катнашты. Көзге кояшлы көн күтәренке кәеф, уртак иҗади хезмәттә уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Үсентеләр матур булып үссеннәр, кешеләргә шатлык һәм сәламәтлек бүләк итсеннәр. Ә без табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булып, үз территориябезне тагын да матуррак һәм яшеллерәк итү өстендә эш алып барырбыз.