XVII Дөньякүләм “ӘДӘБИ МАРАФОН” проекты үткәрелде. Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина да катнашты. Укыган китапларыннан матур өзекләрне в контакте социаль челтәр битендә яктыртып барды.
Борын-борынгыдан адәм баласын ачы, салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак-яшәү шартларын тудыручы да, җылытучы да, туендыручы-сыйлаучы да, күңелен күчерүче дә ул. Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле-саф һавасы, яфракларның әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы- болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә. Шул уңайдан, Караширмә авыл клубында , берләшмәгә йөрүче балалар белән , "Урман - безнең дустыбыз" дигән тема астында экскурсиягә булган. Урман-тереклек иясе эчке яшәү чыганагы, табигатьнең искиткеч олы, кыйммәтле байлыгы икәненә төшенделәр. Урманны саклагыз!
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнетдинова Ф.Т. социаль хезмәт алучы белән «Бакчачы» клубы кысаларында «Бакча эш коралларын кышка әзерләү» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып материалларга сакчыл караш тәрбияләү тора. Дәрес барышында ел әйләнә кулланылышта булган эш кораллары чистартылып саклауга куелды.
Теләче районы «Родник» «Тылсымлы йомгак» технологиясе өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар арасында иң яраткан технологияләрнең берсе булып санала. Әлеге технология кысаларында социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге хатын-кызлар белән бергә бәйләү инәләре, крючок һәм чигү белән бик теләп шөгыльләнәләр. Системалы дәресләр нәтиҗәсендә өлкәннәрнең вак моторикасы яхшыра, игътибар һәм хәтер арта. Кул эшләре аларның рухи тигезлеген ныгыта, тынычландыра, ял итәргә булыша. Мондый файдалы дәресләр вакытында өлкәннәр бик теләп үзләренең осталык һәм тәҗрибә серләре белән уртаклаша, аралашуга булган ихтыяҗны канәгатьләндерә. Нәтиҗәдә, аларның эмоциональ фоны стабилизацияләнә, самооценкасы ныгый, алар җәмгыятьтә үз файдасын тоеп яшиләр.
Е.Л. Шварц әсәрләре буенча уку марафоны узды. Марафонда урта сыйныф укучылары язучының әсәрләреннән танылган һәм иң яхшы өзекләрне укыды. Язучының әсәрләренең жанры әле дә бертөрле билгеләнмәгән. Алар бер үк вакытта фантазия, әкият, сатира булып санала.
Талантлы язучы турында берничә биографик документаль фильм төшерелгән.
Салымнарны үзе өчен генә түгел, башка физик затлар — ир белән хатын, ата-аналар, балалар өчен дә түләргә мөмкин. Башка кеше өчен теләсә нинди салымнар, шулай ук пенялар һәм алар буенча штрафлар түләргә мөмкин. Моннан тыш, агымдагы чор өчен дә, узган еллар өчен дә салымнар буенча бурычларны түләргә мөмкин.
"Игелек һәм хөрмәт" акциясе кысаларында Абде авыл китапханәчесе Е.М.Иванова, Никитина А.А. һәм Платонова Н.Н. өйләренә барып әңгәмә корып кайтты. Китапханәче уку өчен яңа китаплар тәкъдим итте, аеруча кызыклы булган газета-журналлар турында сөйләде. Моңа җавап итеп, кунакчыл хуҗалар үзләренең яшьлек еллары турында сөйләделәр.
Олы яшьтәге кешеләр мондый игътибар белән бик канәгать һәм китапханәчеләрне һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр, чөнки күңелле аралашу, китап, журнал битләрен кыштырдату тормышларына кечкенә шатлыклар өсти.
Монда балалар өчен яңа әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Китапханәче В.Бианки, В.Голявкин, В. Медведев, В.Драгунский һәм башка язучыларның балалар китаплары турында сөйләде. Балалар бер-береңне аңлау һәм табигатьне ярату турында яңа китаплар белән танышты, "Китап нәрсәләр сөйли?" викторинасы сорауларына җавап бирде.
Һәм хәзер бу ел саен үткәрелә торган традиция булачак. Октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә без барыбыз да әтиләребезне котлыйбыз. Әтиләр көненең төп максаты - гаилә институтын ныгыту һәм ата булуның балалар тәрбияләүдә әһәмиятен арттыру. Идеаль әти гаилә турында кайгыртырга, балаларының әнисен хөрмәт итәргә, балалар тормышында актив катнашырга һәм үрнәк булырга тиеш. Безнең активистларның әтиләре дә әнә шундый сыйфатларга ия . Һәм без, мәдәният хезмәткәрләре, 21 октябрь көнне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында үткәрелгән чараларда актив катнашучыларның һәм актив китап укучыларның әтиләрен “Гаиләнең терәге әтиләр”дип исемләнгән чарага чакырдык . Китапханәче башта бу көн турында кыскача гына сөйләде. Аннары чәй табыны артыннан әтиләр төрле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең ахырын дәвам иттеләр.
Түбәтәй татарларда милли киемнен аерылгысыз өлеше булып санала.Түбәтәй гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлыгын да курсәтә. Балаларны татарның йөзек кашы булган милли баш киеме белән таныштыру максатыннан, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме белән “Түбәтәй” уены уйналды.