Караширмә авылы мәдәният йортында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г. Н. кунакта булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлы билгеләре белән таныштырды, юлда һәрвакыт сак булуны кисәтте, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгән вакытта гына, үзебезнең тормышыбызны саклау иң мөһиме икәнен балаларга төшендерде. Бүгенге вәзгыятьтә без һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен сакларга кирәклекне Ягафарова Г.Н. балаларга азсызыклады.
На самом деле, какие бы земли, страны ты ни посещал, где бы ни побывал, родной край-самый близкий и дорогой. Наше село Большие Метески. Волшебная природа, леса, поля, горы, луга, родники.17 октября работники культуры с. Большие Метески провели фотовыставку “Туган авылым-торган җирем“.
Көз җитү белән барысы да үзгәрә, рәссам табигатьне бөтен гүзәллек белән бизи кебек.Шул уңайдан Үзәк мәдәният йорты ," Көз могҗизалы вакыт", дигән темага рәсем конкурсы игълан итте. Актив катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Күкчә авыл клубында балалар өчен " Яраткан ел фасылым- көз" дип исемләнгән онлайн рәвештә рәсем ясау конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурста Эльвина Шагимарданова үз авылын һәм матур табигатен ясап җиңүче дип табылды.
Мастер-класста Сауш авыл мәдәният йорты мөдире Гарифуллина А.Г. балаларга чәчәкләрдән һәм көзге яфраклардан бәйрәмгә ничек чәчәк бәйләме ясарга кирәклеген күрсәтте. Мастер-класс өчен материаллар мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде, теләкләре булган балалар үзләре белән чәчәкләр һәм яфраклар алып килделэр
Чара ахырында" берләшмәсенә йөруче балалар белэн "Көзге букет"күргәзмәсе оештырылды. Мәдәният йортына килүчеләргә көзге чәчәкләрдән һәм яфраклардан чәчәк бәйләмнәре тәкъдим ителде.
Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шул уңайдан, 17 октябрь көнне Караширмә авылы мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар әтиләрен бәйрәмнәре белән котладылар.
Бөтендөнья авыл хатын- кызлары көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, берләшмәгә йөрүче ханымнар белән «Мин бер гади авыл хатыны» исемле темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә – сөйләшү үткәрделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Олы Мишә авылы җирлеге авыл үзешчәннәре катнашында Теләче районы торгызылуга 30 ел тулуга багышланган “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале концертының чираттагысы узды.
Теләченең «Дулкын» бассейнында запастагы хезмәт итеп кайткан гражданнар арасында «әтиләр көне» һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан йөзү ярышлары булып узды.
Бүген Теләче урта мәктәбе базасында “Кече яшьтәге мәктәп укучыларында уку һәм математика грамоталылыгын формалаштыруның перспектив технологияләре” дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының семинар-киңәшмәсе үтте. Районыбыз мәктәпләреннән килгән башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр карадылар. Килгән кунакларга шулай ук яшь талантлар катнашында “Пар алмалар” дигән театр сәхнәләштерелде.