ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Район мәгариф булеге методисты Анна Саетова  җитәкчелегендә Теләче балалар бакчаларының бер төркем белгечләре (логопед, психолог, рус һәм татар  теле белгече) методик максат белән безнең балалар бакчасына килделәр. Белгечләрнең максаты: тәрбиячеләргә психология өлешеннән консультация, рус һәм татар теленнән өстәмә белем бирү, логопед киңәшләрен тапшыру иде. Балаларыбыз югалып калмыйча килгән кунаклар белән ачыктан ачык сөйләшеп, булган белемнәрен җиткерделәр.

4 контролер, 25 исәпкә алучы, район дәрәҗәсендәге 1 инструктор сайланган. Исәпкә алу һәм стационар участоклар өчен бүлмәләр сайлап алынган. Сан алучылар планшет компьютерлардан файдаланып сораштыру үткәрәчәк.

Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Авыл мәдәнияты һәм тормышы» дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Балалар анкета сорауларына җавап бирделәр, Мәдәният тормышы турында мәгълүмат тыңладылар

Утыртылган агачлар үсеп китеп һәм вакытлар узу белән авылдашларын тәмле җиләк-җимеш белән куандырырлар дип өметләнеп барысы да зур энтузиазм белән эшләделәр.

Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Үз агачаңны утырт" акциясендә катнаштылар.

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Закон буенча яшәргә дип исемләнгән хокукый сәгать үткәрделәр. Китапханәче РФ Конституциясенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның структурасы белән таныштырды. Шулай ук балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белделәр, хокукый викторина сорауларына җавап бирделәр.

Бүген Шәдке балалар бакчасы балаларына, тәрбияче апалары "табышмаклар сандыгы" дип исемләнгән тематик чара үткәрде. Балалар көзге темага багышланган табышмакларга җавап бирергә өйрәнделәр, шулай ук  алар "бакчадан уңыш алып кайт"дигән хәрәкәтле уен уйнадылар.

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, аны саклау уңаеннан “Урман аланы буйлап” дигән уен – викторина үткәрелде. Укучылар “Кошлар дөньясы” һәм “Хайваннар патшалыгы” буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан укучылар өчен Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышланган "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чараның максаты - үсеп килүчегә патриотик тәрбия бирү иде. Биредә балалар туган ягыбыз һәм районыбыз турында сорауларга җавап таптылар һәм тарихи мәгълүматлар белән танышлтылар. Шулай ук аларга Теләче ягыннан чыккан күренекле шәхесләр турында сөйләнелде.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Сөмбелә ул – уңыш бәйрәме. Аны  уңыш җыелгач, көзге кыр эшләре беткәч,көн белән төн тигезләшкәч бәйрәм иткәннәр. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле кыз булган. Аны телгә оста, чая кызлар арасыннан сайлап алганнар һәм Сөмбелә итеп киендереп мәйданга чыгарганнар, төрле сораулар биргәннәр. Аның сүзләренә хәтта картлар да колак салган. Сөмбелә – башак дигәнне аңлата.Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән дә әлеге бәйрәм билгеләп үтелде. Балаларга бәйрәм бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International