Күкчә авыл китапханәсендә язучы, шагыйрь һәм драматург Марсель Галиевнең тормышы һәм иҗатына багышланган әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әлеге чарада язучының китапларына күзәтү үткәрелде, шигырьләре кычкырып укылды.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим ителде, алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.
Казаклар авылы китапханәсендә Теләче районының кабат торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан, “Якташ язучылар иҗатында туган як образы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында “Теләче китаплы төбәк”, “Гыйлемнең гомере озын” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бу чарада укучылар якташ язучыларның китаплары белән таныштылар, шулай ук аларның туган ягыбызга багышлап язылган шигырьләрен һәм әсәрләрен кычкырып укыдылар.
Хәр милләтнең үз туган телендә аның мәдәнияте чагыла. Туган тел-ул безгә әби - бабаларыбыздан калган Зур мирас. 8 октябрь көнне Югары Мәтәскә авыл клубында"Татар теле-Туган телем" дип исемләнгән әңгәмә үтте. Чарада катнашучылар онытылып килә торган борыңгы татар халык җырларын, мөнәҗәтләрен башкарып, күңелле татар халык уеннарын уйнадылар. Чара чәй табыны артында күңелле табын җырлары белән тәмамланды.
Олы Мәтәскә авылы җирлегенә кергән үзешчәннәр катнашында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале концерты узды.
2021 елнын 9 октябрендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2006-2008, 2003-2005 нче елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы 10 мәктәптән 147 укучы катнашты.
Баландыш авылы мәдәният йортында Теләче муниципаль районы оешуга 30 ел тулуга багышланган “Моңнар агыла туган җирдә” район халык иҗаты Фестивале булып узды. Фестивальнең максаты: талантлы яшьләрне ачыклау, туган як тарихын һәм мәдәниятен сәнгати чаралар аша пропагандалау, якташ-сәнгатькәрләр иҗатына кызыксыну уяту.Безнең мәктәп коллективы да бу фестивальдә актив катнашты.
Исегезгә төшерәбез, ул 2021 елның 2 июлендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан чыгарылган 201 нче номерлы карарга нигезләнеп, районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышланып үткәрелә. Алдагы фестивальләрдән аермалы буларак, концертлар һәр җирлектә дә көзге ярминкә, кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китәчәк.
Иртәгә исә, 9 октябрь көнне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге жюри алдында Олы Мәтәскә авылы җирлегендә яшәүче үзешчәннәр имтихан тотачак.
Мәктәбебездә “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе старт алды. Баландыш төп мәктәбе укучылары бу акциядә ел саен актив катнашалар. Акция мәктәп китапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни – популяр, белешмә, матур әдәбият белән тулыландыру максатында үткәрелә, шулай ук балаларда китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә.
2021 елның 23 октябрь көнендә Ачы авылында яшәүче тыл ветераны Надежда Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аңа Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Ильдар Мараков та җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.