ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Максабаш авылы китапханәсендә шагыйрь Ленар Шәехның тууына 39 ел тулу  уңаеннан “Үзем белән очрашу” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә анын тормыш юлы, китаплары белән якыннанрак таныша алалар.

Район күләмендә үткәрелгән “Яраткан бакчам” бәйгесендә Урта Мишә авылы китапханәчесе дә катнашты.

Күкчә авыл китапханәсендә “Шигырьләр дөньясына сәяхәт”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе шагыйрә Саҗидә Сөләймановага багышлана. Ул Татарстанның әдәби тормышына үз өлешен кертте. Шагыйрәнең иҗатында Башкортстанда, яраткан Уфада туган урыннарына зур урын бирелә. Ул татар шигъриятендә яңа күренеш булды һәм аның иҗаты әдәбият белгечләренең, шагыйрьләрнең һәм язучыларның игътибар үзәгенә әйләнде. Шигырьләрдә мәхәббәт, бурыч турында уйланулар яңгырый, дөньяны кабул итүдә аның гуманистик позициясе ачыла.

Хәзерге заманда төрледән-төрле мәгълүмат белү һәм аны дөрес итеп куллану кирәк. Шуңа күрә, 6нчы октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены оештырылды. Яшьләр ике командага бүленеп, сорауларга җавап эзләделәр. Шулай ук алар уен барышында үзләренә кызыклы мәгълүматлар алдылар.

Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Яшел Россия” исемле экологик өмәгә кушылып , мәдәният йорты бакчасын һәм территория тирәлеген җыештырдылар.

Ачы мәдәният йорты директоры балалар өчен «Көзге уеннар»дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Чара җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Анда катнашучылар чын күңелләреннән күңел ачтылар һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.

Нәкъ менә хәзер сентябрь-октябрь айларында, матур һәм кызыклы эшләнмәләр ясарга иң шәп вакыт.

Балалар үзләренең эшләрен әзерләүдә һәм рәсмиләштерүдә үзләренең якты фантазияләрен күрсәттеләр. Үз куллары белән алар үз куллары белән яшелчә, җиләк-җимеш һәм табигый материаллардан кызыклы эшләнмәләр ясадылар. Аларга үз идеяләрен тормышка ашырырга Сауш аввлы мәдәният  хезмәткәрләре Гарифуллина А. г. һәм китапханәче Сәйфетдинова Р. М. булыштылар.

Мастер-класс тәмамлангач, кул эшләре Теләче район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган концертта оештырылган күргәзмәгә юнәлделәр.

3 октябрь көнне Максабаш авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Яшел Россия” исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын җыештырдылар.

Туган көне дә аның нәкъ менә көз аенда, 3 октябрьдә.  Шул уңайдан 5 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә «Капели звонкие стихов» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында шигърият сәгате үткәрелде. Анда укучылар шагыйрьнең шәхси тормышы, хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләре, шагыйрьнең иҗаты турында билгесез фактлар белән таныштылар. Чара дәвамында шигырьләр яңгырады. Сергей Александрович Есенин - һичшиксез, милли әдәбиятыбызның иң якты талантларыннан берсе. Аның шигырьләре ихлас күңел җылысы белән тулы, шуңа да күп укытучан.

Сауш авылы китапханәчесе “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән әзерләнгән  «Бакчада үскән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән эшләнмәләр»    күргәзмәсе белән  район күләмендә үткәрелгән авыл хуҗалыгы бәйрәмендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International