Әбде авыл китапханәсендә танылган рус язучысы С.Т. Аксаковның тууына 230 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды һәм иҗатына күзәтү үткәрелде. Китап укучылар язучының кызыклы фактлары белән таныша, аның иҗади юлын карый һәм әсәрләре белән якынрак таныша алдылар.
Сауш мәдәният йорты фойесында яшьләр өчен «Һәр көн әдәпле бул! »дип исемләнгән этикет сәгате үткәрелде. Дәрестә балалар «этикет» сүзенең әһәмиятен, чит илләрдә һәм Россиядә кагыйдәләр барлыкка килү тарихын белделәр. Уен формасында өстәл артында үз-үзеңне тоту, мөрәҗәгать итү, сәламләү һәм башка күп кенә кагыйдәләр искә төшерелде.
«Комплимент бүләк ит» дигән гади уен ярдәмендә һәркем үзен игътибар үзәгендә тоеп, башка кешегә җылылык бүләк итте.
Ачы мәдәният йорты директоры Лилия Ильяс кызы житәкчелегендә мәдәният йорты каршында эшләп килүче"Рябинушка" фольклор ансамбле һәм мәдәният хезмәткәрләре Теләче авылының үзәк урамында үткәрелгән ярминкәдә актив катнаштылар. Анда алар халыкны матур җырлары белән сөендерделәр.
Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый. Өлкәннәргә ,үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт ,һәркайда игътибарлы ,мәрхәмәтле булырга кирәк.. Шуны аңлату максатыннан 3 нче октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кечегә шәфкатьле ,олыга хөрмәтле” дип исемләнгәнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә төрле сыйныф укучылар белән үткәрелде.Мәдәният хезмәткәрләре укучыларга һәркөнне игелекле гамәлләр кылырга,изге эшләр башкарырга ,кешеләргә миһербанлы,шәфкатьле булырга кирәклеге турында аңлаттылар.
2021 елда Шәтке авылында туып үскән язучыларыбыз Сәйдә Зыялы һәм Нурислам Хәсәновларның 80 яшьлек юбилейлары булып узды. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Туган якның сүнмәс нуры Сез!” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәгә Сәйдә Зыялы да кайтты. Ул үзенең эчтәлекле матур чыгышында балаларга һәм авылның өлкәннәренә иҗаты турында сөйләде. Кичә барышында Сәйдә апаның әсәрләре һәм Нурислам Хәсәнов әсәрләреннән өзекләр сөйләнде. Юбилярны котларга районнан Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Резедә Миннехан кызы да килде. Кичә бик матур булды.
3 октябрь көнне Арча шәһәрендә 2007-2008 елгы кызлар һәм егетләр арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Барлыгы 7 кызлар, 8 егетләр командасы катнашкан әлеге турнирда Теләче районы данын яклап, тренерлар Зәкев Ә.Х., Габделхәев Р.Х. җитәкчелегендә Теләче, Шәтке, Үзәк, Иске Җөри урта мәктәбе укучылары катнашты. Кызлар командасы 2 урынга лаек булды.
Район мәдәният йортында районыбызның алдынгы терлекчеләрен, терлекчелек өлкәсендә эшләүче белгечләрен, җитәкчеләрне, хезмәт ветераннарын тәбрикләү тантанасы узды. Бәйрәмдә олы кунакларыбыз да катнашты, алар: Теләче муниципаль район җитәкчесе Хажипов Нәҗип Нәкыйп улы, Татарстан РеспубликасыАвыл хужалыгы һэм азык толек министры Марат Азат улы Җаббаров, Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының күп еллар ярдәмчесе булып эшләгән хезмәт ветераны Илдус Хәким улы Халиков һәм "Август агро" компаниясенең башкарма директоры Ришат Ринат улы Закиров.
Район икътисадын тотрыклы итүгә саллы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбыз олы хөрмәткә ия. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең һәр стадиясендә зур күрсәткечләргә ирешкән мөхтәрәм райондашларыбызга авыр хезмәтләрендә , тормышларында зур уңышлар,саулык -сәламәтлек,гаиләләрендә иминлек,илләргә тынычлык телибез.
Татарстан Республикасында физик затларның милек салымнарын түләү, шулай ук 2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым хәбәрнамәләрен җибәрү башланды. Салым белдерүләрен җибәрү этаплап 2021 елның сентябреннән октябрь аена кадәр башкарыла. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Читекне балалар милли бизәкләр белән бизәделәр, читекнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар.
Әлеге бәйрәмгә карата Урта Мишә авылы китапханәчесе берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Минем әти – иң яхшысы” исемле инша бәйгесе игълан итте.