Хөрмәтле район халкы!
Глобаль пандемия инфекциянең таралуын булдырмау һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен максималь җайга салынган гамәлләр таләп итә.
Шуны истә тотып Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе 20 октябрь көнне берләшмәләргә йөрүче төрле сыйныф укучыларын китапханәгә килгән газета-журналлар белән таныштырып үтте. “Татар телендәге газета-журналларда төрле кызыклы даими рубрикалар, конкурслар ─ барысы да саф татар телендә. Танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләреннән кала, балаларга газета-журнал битләрендә үзләрен язучы буларак сынап карарга мөмкинлек бирелә, иҗади якларын, сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Аларда басылып чыккан материаллар мәктәпләрдә дәресләр һәм дәрестән тыш тәрбия сәгатьләрендә дә актив кулланыла ала” - дип аңлатты китапханәче.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Минем әти иң әйбәте” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсемдә әтиләре белән вакытларын ничек күңелле итеп уздыруларын сүрәтләделәр.
17 октябрь көнне Ямбулат авыл китапханәсендә «Әтием - кадерлем» исемле рэсем конкурсы уткәрелде. Балалар әтилэренә буләк эзерләделәр.
Балалар әтиләрен котлап матур шигырьләрен, теләкләрен җиткерделәр. Әлеге котлаулар видеоязмасы ватсап аша авылдашлар группасына куелды.
Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү,светафордан һәм юл билгеләрен дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту,активлык,игътибарлылык... Балаларның транспорт,юл билгеләрен системалаштыру,камилләштерү, юлда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Викторинада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында төрле сораулар бирелде. Алар сорауларга дөрес җавап бирделәр.
Күңелле хәрәкәтчән уеннар-ул безнең балачак, безнең традицияләр. Кайчан алар барлыкка килде? Кем уйлап тапкан бу уеннарны? Бу сорауга бары тик бер генә җавап: алар әкиятләр һәм җырлар кебек үк, халык тарафыннан булдырылган.
Катнашучылар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, «Йозек салыш», «Алын алырсынмы икән " уеннарында җитезлектә көч сынаштылар. Балаларга кичә бик ошады!
Дәрестән тыш эшчәнлек укучының интеллектуаль сәләтен үстерә, күзаллавын баета. Шушы максаттан , Баландыш төп мәктәбендә “Салават күпере” түгәрәгенә йөрүче укучылар кечкенәдән үк инглиз теле серләренә төшенәләр.Аларда авазларны әйтү, хәрефләрне тану, төсләрне,саннарны чит телдә әйтергә өйрәнү күнекмәләре формалаштырыла. Бу эшне тәгәрәк җитәкчесе Заббарова Г.Н. укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып уен, ярыш формасында оештыра.
Әлеге тарихи вакыйга турында Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Җуелмас хәтер” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар Хәтер көненең барлыкка килүе турында белделәр, татар халкы патриотлары, Казан тарихы белән таныштылар.
17 октябрьдә Россиядә беренче тапкыр яңа бәйрәм – Әтиләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан, берләшмәгә йөрүче укучылар “Минем әти – иң яхшысы” исемле темага инша яздылар.