25 сентябрь көнне балаларда танып-белү сәләтен үстерү, ел фасыллары белән якыннан танышу максатыннан Алан мәдәният йортында китапханә һәм мәктәп белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сөмбелә кунакка дәшә" дип исемләнгән чара уздырылды. Бәйрәмдә көзгә багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, мәкаләләр әйтелде, табышмак бәйгесе үтте, уеннар уйналды. Бәйрәм азагында балалар "Тылсымчы көз" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.
2021 елның 26 сентябрендә «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсе һәм Теләче районының 30 еллыгына багышланган «30 яхшы эш» акциясе кысаларында Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм клуб берләшмәсенә йөрүчеләр мәдәният йорты территориясен җыештырдылар.
Китапханәче укучыларны китапханә кагыйдәләре, андагы тәртипләр белән кыскача таныштырды. Чара барышында балалар китап эченә сәяхәт ясадылар. Андагы шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр һәм китаптагы иллюстрацияләр белән якыннанрак таныштылар, китаплардан өзекләр укыдылар. Бу чара балаларда китап укуга кызыксыну уятты. Алар үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.
28 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә урта мәктәпнең беренче сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Китапханәче Газизова Рузалия “Мин яратам сине, Татарстан!” исемле мәдәни дәрес үткәрде. Татарстан буенча сәяхәт ясап балаларны кыскача Республикабызның мәдәни урыннары белән таныштырды.
28 сентябрь көнне «Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәният үзәге»ндә «Казан дәүләт мәдәният институты» ярдәме белән керәшен фольклор коллективлары җитәкчеләре өчен халык биюләре буенча укыту семинары узды. Әлеге семинар фольклор-этнографик материалга нигезләнгән керәшен халыклары башкару традицияләре өлкәсендә мәдәният хезмәткәрләренең, хореографларның, җитәкчеләрнең, педагогларның һәм балетмейстерларның һөнәри осталыгын һәм белемнәрен күтәрүдән гыйбарәт. Семинарда Субаш авыл клубы мөдире Татьяна Романова һәм китапханәче Лидия Петрова катнашты. Семинар ахырында аларга сертификатлар тапшырылды.
25 сентябрь көнне Сауш авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәре “Яшеп Россия” Бөтенроссия табигатьне саклау акциясенә кушылып, мәдәният йорты әйләнә-тирәсен, бакчасын җыештырдылар.
28 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре янгын сүндерү бүлегендә эшләүче хезмәткәрләргә яңа китаплар, журналлар тәкъдим иттеләр. Китапханәгә килүче газета-журналлар белән таныштыру максатыннан “Газета-журналларда күпме байлык“ исемле библиопресс үткәрделәр.
24 сентябрь Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә фельдшер Муликова Р.А авыл халкы белән тугәрәк өстәл артында очрашу уткәрде. Очрашу барышында фельдшер бугенге кондәге иң зур проблема COVID турында сөйләде һәм вакцинациянең мөһимлеге турында аңлатты. Килгэн халыкның сорауларына җавап бирде.
25 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китапханә, китап, мин – бергә дуслар” исемле библиографик дәрес үткәрелде. Китап - кешелек тарафыннан иҗат ителгән могҗизаларның берсе. Китаптан без үткәнебез һәм бүгенгесе турында беләбез, ул безне белем иленә кызыклы сәяхәткә алып бара. Бу көнне балаларга китапханә фондыннан ничек файдалану, китапханә кагыйдәләре һәм китап белән пөхтә эш итү турында аңлатмалар бирелде.
Табигать кочагында төрле спорт уеннары уйнап, көзге табигатьнен төсләренә, матурлыгына сокланып балалар күңелле ял иттеләр. Кул эшләре аппликацияләр ясау өчен төрле төсле матур яфраклар, чәчәкләр жыелды. “Балачак иленә сәяхәт” дип исемләнгән сәяхәт бик күңелле үтте.