17 октябрьдә беренче тапкыр яңа бәйрәм – Әтиләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Мин әтием белән горурланам“ дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.
23 октябрьдә Үзәк авылы мәдәният йортында Теләче районының 30 еллыгына багышланган фестиваль булып узды. Әлеге бәйрәмдә Шармыш, Үзәк һәм Сауш авылы китапханәчеләре катнашты.
24 октябрь көнне Ачы авыл мәдәният йорты территориясендә Екатериновка авылыннан күп балалы әти Шаронов Олег Александрович кызлары Ангелина һәм Полина, Ачы мәдәният йорты директоры Солтанова Л.И улы Солтан белән "Үз агачыңны утырт” акциясенә кушылдылар.
Югары Кибәхуҗа авыл жирлеге белән берлектә Максабаш мәдәният хезмәткәрләре дэ әлеге ярминкәдә катнаштылар. Авылдан алып килгән сөт – каймак , каз-үрдәк түшкәләрен , төрле яшелчә, кайнатмалар сатылды. Шулай ук кулдан бәйләнгән оекбаш- бияләйләр һ.б. әйберләрне шәһәр халкы бик яратып алды. Ярминкә бик күңелле узды.
Күкчә авыл клубында балалар иҗат үзәгеннән беренче квалификацияле өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафил кызы төрле берләшмәләргә йөрүче балаларга "Белгәннәрдән өйрәник" дип исемләнгән мастер класс үткәрде. Ул аларга оригами ярдәме белән өрәнге яфрагы ясарга өйрәтте. Балалар бик кызыксынып эшләделәр. Әлеге шөгыль аларга ошады. Рафилә Рафил кызы даими рәвештә авыл клубына килеп, балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәргәнлектән, Теләче район мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Даут Солтангәрәй улы исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Аңа мәдәният хезмәткәрләре дә үз чиратында сәламәтлек, озын гомер һәм зур уңышлар телибез.
Шәтке мәдәният хезмәткәрләре 24 октябрь көнне “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Көзге бизәкләр” дигән күргәзмә ясау өчен күргәзмә материаллары әзерләделәр.
Без hәрберебез дә олкәннәребезгә рәхмәтле. Әлеге обелискны карап чистартып тору безнен бурычыбыз булып тора. 23 октябрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты каршындагы обелискны чистарттылар. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», ди халык мәкале.
Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәттән файдаланучылар белән эшләү процессында төрле технологияләрне уңышлы куллана һәм алар ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлыгын саклап калырга, озайтырга омтыла. Шушы көннәрдә социаль хезмәткәрләр, яхшы һава торышыннан файдаланып, скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Өлкәннәр, саф һавада йөреп, иммунитетларын ныгытуга ирештеләр, шулай ук күңелгә ятышлы мохиттә үзләрен кызыксындырган темалар буенча фикер алыштылар. Мондый күнегүләр физик сәламәтлекне саклап кына калмый, ә психоэмоциональ халәтне яхшыртырга да ярдәм итә, үз яшендәге кешеләр белән аралашуга булган ихтыяҗны канәгатьләндерә, яңа кызыксынулар уята. Саф һавада узган әлеге файдалы ялдан соң социаль хезмәттән файдаланучыларның кәефләре яхшырды, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалашты.
Әбде авыл китапханәсендә «Про наркоманию нужно знать, чтобы ее избежать» дигән темага мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмә янында әңгәмә-фикер алышу үтте, анда наркотикларның үсеп килүче организмга зарарлы йогынтысы, аларны куллануның нәтиҗәләре, наркотикларның акрын үлем булуы турында сөйләнде. Чарада катнашучылар бу проблемага үз фикерләрен һәм карашларын белдерделәр.
Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. беренче сыйныф укучылары белән “Әкият иленә сәяхәт” исемле мәдәни дәрес үткәрде. Халык авыз иҗатының бер төре булган һәм җир йөзендәге барлык милләтләрдә дә яшәп килүче, буыннан буыннарга күчеп йөрүче хайваннар турындагы әкиятләр аша гомуми кузаллау булдырылды.