Чара кысаларында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан танып - белү-уен, тематик программалар, әңгәмәләр үткәрелде, дөнья һәм сугыш турында мәгълүмат булган видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук кәгазьдә ясалган һәм зәңгәр тыныч күкне символлаштыручы модульләреннән күгәрченнәр ясадылар.
12 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә укучылар өчен Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышланган "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чараның максаты - үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү иде. Биредә балалар туган ягыбыз һәм районыбыз турында сорауларга җавап таптылар һәм тарихи мәгълүматлар белән таныштылар. Шулай ук аларга Теләче ягыннан чыккан күренекле шәхесләр турында сөйләнелде.
12 октябрь көнне Сауш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Агач утырт" акциясенә кушылып мәдәният йорты янына 3 төп алмагач, 4 төп дүләнә куагы утырттылыр.
12 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, аны саклау уңаеннан “Урман аланы буйлап” дигән уен – викторина үткәрелде. Укучылар “Кошлар дөньясы” һәм “Хайваннар патшалыгы” буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
12 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә «Соседи по планете» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм «Красная книга» дип исемләнгән презентация белән күзәтү үткәрелде. Чара барышында балаларга сирәк хайваннар, кошлар җирдә көннән-көн кими баруы, хайваннар төрләре юкка чыгуы һәм якын киләчәктә аларны фотода гына күрә алачагы турында сөйләнде. Моңа юл куярга ярамый. Балалар «Соседи по планете» квест викторинасында катнаштылар.Соңыннан балаларга тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, аны бергәләп карау күп кенә балаларга әдәбият, хайваннар турында китаплар сайлап алырга ярдәм итте.
2021 елның 16 сентябреннән 12 октябренә кадәр Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү Фонды тарафыннан Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән яшьләр проектларына ярдәм итү буенча конкурс үткәрелде. Аның кысаларында катнашучы оешмалар үз проектларын тәкъдим итәргә тиешләр иде. Теләче муниципаль районыннан 5 белем бирү учреждениесе катнашу өчен гариза җибәрде. 2021 елның 12 октябрендә конкурста җиңүчеләр игълан ителде. Бөтен Россия буенча 23 җиңүче арасында 2 проект- җиңүче Татарстан Республикасыннан. Иң сөенечлесе шуларның берсе – Теләченең 2 номерлы балалар бакчасының “БЕРГӘ өйрәнәбез/Изучаем ВМЕСТЕ” проекты булуы. Бакча мөдире Фәридә Фәннуровнаны һәм аның эш сөючән коллективын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Бу очрашуда район ветераннар советы рәисе Шамиль Галимзянович та катнашты. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан чәй табыны һәм концерт номерлары әзерләнде. «Омтылсаң яңалыкка, рәхим ит матбугатка!” дигән күргәзмә дә өлкәннәребез өчен ясап куелды. Безнең игътибар һәм кайгырту өлкән яшьтәге кешеләргә һәрчак кирәк, һәм аларның хәлен, яшәешен яхшырту, социаль яклау дәрәҗәсен арттыру, аларга иҗтимагый тормышка этәргеч ясау буенча эшләр дәвам итәргә тиеш.
23 сентябрь көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре “Агач утырту” акциясендә катнаштылар. Бу көнне мәдәният йорты тирәсендә агачлар утырттылар.
Катнашучы балаларга “Без тынычлык яклы” дигән электрон презентация күрсәтелеп, тынычлык символы булган күгәрченнәрне кәгаздән ясау оештырылды. Тынычлык, дуслык, туганлык гел янәшә атласын дигән теләк белән дәресебезне йомгакладык.
22 сентябрь көнне Субаш авыл клубында Айдар авыл җирлегенең участок полиция хезмәткәре Кадыйров Д. Г. катнашында әңгәмә үткәрелде. Дамир Габделбәри улы мәдәният хезмәткәрләре белән алдауның иң киң таралган төрләре турында аңлату әңгәмәсе үткәрде. Хокук сакчысы җинаятьчеләрнең иң киң таралган мошенниклык гамәлләре турында сөйләде, алдауның төрле схемаларының конкрет мисалларын китерде. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга белешмәлекләр тапшырылды.