ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

    Көзнең беренче ае утеп бара, 1 Октябрь - Халыкара өлкәннәр көне якынлаша. Хөрмәтле өлкәннәрне бәйрәм белән котлау өчен бу көннәрдә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Хөсәенова Л.З. «Теләче волонтерлары» үзәге волонтерлары белән берлектә төрле чаралар үткәрәләр. 22 сентябрь көнне социаль хезмәт алучы бала «Без сезгә йөрәк җылысын бүләк итәбез» дип исемләнгән акциядә катнашты. Тимур өлкәннәргә бүләк итеп бирергә үз куллары белән открытка ясады. Балалар ясаган открыткаларны волонтерлар бәйрәм көнне өлкәннәргә үзләре тапшырачаклар.

Бу көнне ел саен барлык илләр дә көч кулланудан һәм кораллы бәрелешләрдән туктауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. 

Сауш авыл җирлеге хезмәткәрләре  бу көнне «тынычлык-безнең кулларда»дигән акция уздырды. Акция балаларда патриотизм, тынычлыкта яшәргә теләк тәрбияләү, ата-бабаларыбызның батырлыкларын истә тоту һәм укучыларның игътибарын мөһим бәйрәмгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Акциядән соң мастер-класс үткәрелде. Балалар тынычлык символы буларак күгәрченнәр ясадылар.

Уенчылар күпме күбрәк булса,уен шулкадәр кызыклырак һәм җанлырак була.Татар халык уеннары аша балаларга  милли һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан 22 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән “Капкалы”,”Наза” уеннары уйнадылар. Бу төр уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы,чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык,ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне,халкыбызның үткәнен,гореф-гадәт,йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә.

Алар мәдәният йорты территориясен җыештырдылар.Өмә-ул күмәк  эшләү, чисталыкка омтылуның бер чарасы.

Чара кысаларында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан танып - белү-уен, тематик программалар, әңгәмәләр үткәрелде, дөнья һәм сугыш турында мәгълүмат булган видеороликлар күрсәтелде. Шулай ук кәгазьдә ясалган һәм зәңгәр тыныч күкне символлаштыручы  модульләреннән күгәрченнәр ясадылар.

21 сентябрь Халыкара тынычлык көне булу уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без тынычлык яклы” исемле флешмоб үткәрделәр.

21 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Экология” милли проектына нигезләнгән “Яшел Россия” дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнашып, территорияләренә агачлар утырттылар.

Сауш авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы белән берлектә «Чиста урман» акциясе кысаларында урман территориясен чүп-чардан чистарттылар. Алар ялдан соң калган аунак һәм чүп-чар җыештырдылар.

Безнең Шәдке балалар бакчасында белем бирү,хезмәт тәрбиясе белән бәйләнеп бара. Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары җыйдылар,орлыкларны киптерергә коры урынга урнаштырдылар.Киләсе уку елында да бакчабыз чәчәккә күмелер дип ышанабыз.

Шул уңайдан, 21нче сентябрь көнне Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Яшел Россия" исемле экологик өмәгә кушылып, мәдәният йорты бакчасын һәм территория тирәлеген чистарттылар, җыештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International