Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үз хезмәтләрен сыйфатлы итеп башкару максатыннан эш барышында төрле инновацион технологияләр кулланалар. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында бигрәк тә «Библиотерапия»технологиясе зур кызыксыну уятты.
2021 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокуклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә “Һәр язның үз җыры...” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучыларны язучының тормыш юлы , иҗаты белән таныштырылды. Укучылар тарафыннан күп кенә шигырьләре кычкырып укылды.
Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне фәкать китап аша гына алганбыз. Халкыбызның гыйбрәтле тарихын да, буыннардан буыннарга күчеп килгән әдәби мирасын да, рух ныклыгын да безгә китап сеңдергән. Балаларда китап уку культурасы тәрбияләү, сөйләм телен үстерү, шулай ук фикерләү сәләтен арттыру максатында Балыклы авылы мәдәният йортында Алан авылы күчмә китапханәсе белән берлектә, "Без-китаплы халык" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарага катнашучы балалар татар китабы тарихы, аның кеше тормышындагы роле турында мәгълүмат алдылар, сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен арттыру өчен дидактик уеннар уйналды, сәхнәдә үз-үзеңне тоту һәм сәхнә теле буенча мастер-класс күрсәтелде. Чара ахырында туган телебезгә багышланган шигырьләр укылды.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият укучыларны Теләче районы тормышындагы мөһим тарихи вакыйгалар белән таныштыра – бу районның мәгариф тарихы да, районның авыл хуҗалыгы, сәнәгате үсеше дә, хәзерге вакытта уңышлар һәм казанышлар да.
Район тормышында мөһим чорлар, һичшиксез, шагыйрьләр һәм язучылар иҗатында чагылыш таба. Кече Ватан - җирдә иң матур һәм кадерле урын. Биредә иң матур табигать, иң матур һәм игелекле кешеләр. Монда барысы да үз, якын. Кеше туган як турында күбрәк белем алган саен, аның үсүенә, матурлануына, һичшиксез, өлеш кертәчәк.
III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең финалында Баландыш авыл китапханәсеннән Тимербайев Илсаф һәм Шакирова Алисә катнашып сертификатка ия булдылар. Котлыйбыз аларны!
16 март көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган “Сөйләшәм туган телемдә” – әдәби марафонында катнашкан өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге һәм “Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” тарафыннан диплом белән бүләкләнде.
Шәдке балалар бакчасында балалар татар халкының милли ризыклары
белән танышуны дәвам итәләр,татар халкының тәмле дә,матурда әзерләнгән милли ризыкларына хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район турында призлы урынга чыккан Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. Казан шәһәрендә үткәрелүче финал ярышында “Җәлил татар теле” номинациясендә катнашты.
2021 елның 17 мартында Теләче муниципаль районы Шәтке урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, ZOOM ярдәмендә, 10 сыйныф укучылары арасында «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез» һәм «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне»дигән темага сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.