Баландыш авыл китапханәсендә язучы Нурислам Хәсәновның тууына 80 ел тулу уңаеннан «Энҗеләр балкышы» дип аталган китап күргәзмәсе ясалды һәм күзәтү уздырылды. Укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Күргәзмәдә язучының 4 томлык сайланма әсәрләре һәм башка китаплары урын алды.
Субаш авылы китапханәчесе Петрова Лидия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрендә хатын-кыз образы» дигән төбәкара челтәр акциясендэ катнашып сертификат белән бүләкләнде. Оештыручы: Башкортостан Республикасы Чишмә районының "МАУК Чишмә район җирлекара китапханәсе" филиалы.
2 март көнне Нырсы урта мәктәбендә район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында “Нәниләр чаңгы юлы” спорт ярышы үткәрелде. Чаңгы ярышында катнашкан 10 команда арасында Баландыш төп мәктәбе укучылары командасы да көч сынашты һәм призлы урыннар алып кайтты:
2021 елның 3 март көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Сәгъдиева Хаҗәр Мулик кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Хаҗәр апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Хаҗәр апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Иң гадәти булмаган һәм кызыклы бәйрәмнәрнең берсе Халыкара ПЕН-клубның 48 нче конгрессы карары буенча гамәлгә куелды. Бу көн уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган китап күргәзмәсе янында «Очарование забытых книг» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе үткәрелде. Катнашучылар рус һәм татар классиклары әсәрләреннән өзекләр укыды һәм үзләренең иң яраткан китаплары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан 2 мартта Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәп укучылары белән әңгәмә уздырды һәм аларга әлеге проблеманы яктырткан буклетлар таратылды.
Балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды. Балаларга бәйрәм, аның тарихы, безнең республикада яшәүче халыклар һәм бу халыклар сөйли торган телләр турында сөйләнде. Тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләрдә билгеләп үтелгәнчә, милли телгә сакчыл карарга, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә кирәклеге аңлатылды. Балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырылды. Чара барышында балалар рәхәтләнеп туган тел турында шигырьләр сөйләделәр
2 март көнне Теләче балалар китапханәсе Тамбов өлкәсенең балалар китапханәсе оештырган «Евгений Боратынскийны укыйбыз» VI Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция ел саен шагыйрьнең туган көнендә үткәрелә. Аның максаты - яшүсмерләр һәм яшьләр арасында әдипнең иҗади мирасын популярлаштыру һәм алга этәрү. Китапханәгә урта яшьтәге мәктәп укучылары чакырылган иде, алар чиратлашып Боратынскийның яз турындагы шигырьләрен укыдылар.
Әлеге дата уңаеннан 2 март көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә яшүсмерләрнең сәламәтлегенә наркотик матдәләрнең йогынтысы турында “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында “Кеше организмына наркотикларның тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды.
1 нче март көнне Теләче урта мәктәбе укучылары хезмәт һәм мәшгүльлек үзәге хезмәткәрләре белән очрашты. Укучылар торле профессия үзенчәлекләре белән таныштылар. Очрашу укучыларга алга таба профессия сайлауда бик нык ярдәм итәр.