2020 елның 5 мартында Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә урнашкан С. Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы чарасында катнашты.
«Халыкарахатын – кызлар көне» бәйрәме алдыннан Теләче районы «Родник»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Социаль хезмәткәрләр үз куллары белән өлкәннәргә котлау открыткалары һәм бүләкләрә зерләделәр. Аларга нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләделәр.
Теләче муниципаль районы “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгече социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т. «Арт-терапия белән созависимыми балалар һәм аларның ата-аналары» технологиясе кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасыннан ата-аналар һәм аларның балалары белән төркемле дәрес үткәрде. Балаларга һәм аларның ата-аналарына катнашучылар арасында тагын да тыгызрак эмоциональ элемтә урнаштыру өчен күнегүләр комплексы тәкъдим ителде.
4 нче март көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары өчен матур бәйрәм - “Әлифба” һәм “Эзтабарларга кабул итү” бәйрәме уздырылды.
4 март көнне балалар - яшьләр үзәге чаңгы базасында «Олимп» яшьләр үзәге һәм ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 5-8 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында сугышчы-интернационалист Хәйруллин Илшат Гыйлемхан улы истәлегенә, Теләче муниципаль районы оешуга 30 ел тулу һәм туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Теләче районы Беренчелеге үткәрелде. Бу ярышларда Баландыш төп мәктәбе укучылары да катнашты. 5 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов И.И. 2 нче урынны яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз!
2021 нче елның 4 нче мартында чаңгы базасында ДОСААФ һәм "Олимп" яшьләр үзәге белән берлектә 5-8 нче сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары һәм 9-11 нче сыйныф укучылары арасында, сугышчы-интернационалист Хәйруллин Илшат Гыйлемхан улы истәлегенә багышланган Теләче муниципаль районының Туган телләр һәм Халыклар бердәмлегенә багышланган биатлон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 66 укучы катнашты.
3 нче март көнне, Баландыш төп мәктәбенең бер төркем җырга- сәнгатькә гашыйк укучылары Теләче районы мәдәният йортында узган "Без бергә" балалар халык иҗаты Республика фестиваль - конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Әлеге фестивальнең максаты -Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының балалар һәм яшүсмерләр сәнгатен һәм эстетик иҗатын үстерү.
Бөтендөнья гражданнар көне уңаеннан ,Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант Хомченко Олег Борисович укучылар белән кызыклы чаралар уздырды .
Балаларны «Каз өмәсе», «Каурый өмәсе» йолалары белән таныштыру, халкыбызның җыр - биюләрен өйрәнү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү макстыннан 3 март көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина тәрбиячеләре Гөлназ Мингазова белән берлектә "Шатлык" балалар бакчасында “Каурый өмәсе” үткәрде. Бу өмәдә җырлый-җырлый каурыйлар сыдырылды. Балалар эшләп арганнан соң, халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Каз канаты”, “Гөлбану” уеннарын уйнап ял итте. Сыдырылган каурыйларның бер өлешеннән таба майлау өчен канатлар үрелде, ә соңыннан калган өлеше киләсе елга бәбкәләрнең күп чыгуын теләп ятсыннар дип юл буена сибелде.
«Молодежь за правильный выбор» дип исемләнгән китапханә проекты кысаларында яшьләр арасында асоциаль күренешләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Шармыш авыл китапханәсендә «Знать, чтобы выжить» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, мәкаләләр һәм журналлар тәкъдим ителде. Яшүсмерләргә һәм яшь укучыларга «Учись быть свободным» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.