«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. социаль хезмәт алучы балалар белән Россия фәне көненә багышланган “Зирәкләр һәм тапкырлар” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Бөтенроссия халык санын алу – гомумиләштерелгән демографик, икътисадый һәм социаль мәгълүматларны алу максатларында Россия Федерациясенең бөтен территориясендә бердәм дәүләт статистика методологиясе буенча үткәрелә торган чара. Башта Бөтенроссия халык санын алуның төп этабын 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр үткәрү планлаштырыла, ләкин пандемия башланганнан соң ул 2021 елның апреленә күчерелә. Хөкүмәт кабат халык санын исәпкә алуны 2021 елның сентябрь аена күчерергә карар кыла. Бу хакта журналистларга Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов хәбәр итте. Халык санын алуның төп этабын күчерүнең төп сәбәбе-эпидемиологик хәлнең Саклануы, дип аңлатты Кыюов.
2021 елның 11-12 февралендә «Батыр " спорткомплексында 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабы узды. Анда Мамадыш, Кукмара, Биектау, Арча ,Саба, Питрәч һәм Теләче районнарыннан 7 команда катнашты. Безнең районны Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбе егетләре тәкъдим итте. Безнең егетләр, финалда Мамадыш районы командасы белән 3:2 исәбе белән уйнап, 2 урынны яуладылар.
12 нче февральдә Теләче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда 2 нче сыйныф укучылары “ Әбием сандыгы ”темасына экскурсиядә катнаштылар. Музей җитәкчесе З.Р. Хәлилова укучыларны татар халкының тарихы, көнкуреше белән таныштырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.М. Якупова укучыларга кызыклы сораулар бирде.
Шул уңайдан интернациональ бурычларын батырларча үтәгән солдатлар хөрмәтенә социаль челтәрдә презентация тәкъдим ителде. 12 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Әфганстан: онытырга хакыбыз юк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Укучылар игътибарына Әфганстан турындагы альбом һәм әдәби әсәрләр тәкъдим ителде.
Әфган сугышы вакытында совет солдатлары һәм офицерларының батырлыгы – хәзерге буын балалары өчен каһарманлыкның бер үрнәге.
Әлеге әңгәмәнең максаты укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек, патриотик хис тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү. Әңгәмә барышында яшүсмерләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан Казаклар авылы китапханәсендә “Әбиемнең күңел көзгесе” исемле фольклор кичә үтте. Бу чарага балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары кунак булып килделәр. Китапханәче Альбина Рәхмәтуллина балаларны серле сандыктагы җәүһәрләр белән таныштырды, аларның тарихы турында сөйләде. Клуб мөдире Мөнәвәр Мөхәмәдиев балаларны халкыбызның милли уен кораллары белән таныштырды. Балалар халкыбызның милли уеннарын уйнадылар. Чара барышында китапханәче балаларны “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.
10 февраль көнне китап укучылар китапханәгә килүче газета- җурналлар белән таныштырылдылар. “Сөембикә”, “Сәхнә”, “Казан утлары” җурналларының беренче санына “Яңа җурнал көне” дип исемләнгән күзәтү үткәрелде.
Кешене кеше иткән , халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит! Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате , җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре белән дан тота авылым, төшләргә кереп саташтыра торган туган як нәкъ шушындый була инде ул. 11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүчеләр белән “Яклыйк,саклыйк сине Туган җир!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада укучыларга туган илнең, туган җирнең, туган авылның никадәр якын һәм кадерле икәнен аңлаттылар. Алар үзләре дә туган авылны ничек яратуларын сөйләделәр. Кичә бик үтте.
Шуңа күрә дә аның музеена бу айда экскурцияга килүчеләр бихисап. 10 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары, татар теле укытучысы Хәйретдинова Язилә Рифкать кызы җитәкчелегендә , музейга килделәр. Китапханәче аларны язучының тормыш юлы, иҗат җимешләре һәм музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.