ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Субаш авылында керәшеннәрнең «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле керәшеннәрнең сәнгатьләрен саклаучылар, башкаручылар булып тора.Күп еллар дәвамында коллектив керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын пропагандалыйлар, алар борынгы йолаларны, җыр-биюләрне тапшыралар. Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклау һәм торгызу өчен фольклор көненә багышланган күргәзмә оештырдылар. Шулай ук фольклор почмагы ясадылар, анда көнкүреш әйберләре, кием-салым җыелган.

      5 – 7 нче  февраль көннәрендә  татар  теленнән республика олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары

Тимербаева Динә, Фаляхиева Зубайда, Фаляхиева Газиза, Фаляхиева Сагида, Галимханова Адилә,  Нуруллина Айсинә, һәм Алан урта мәктәбе укучысы Гыйлманова Мәликә   катнаштылар.  Тимербаева Динә, Фаләхиева Зөбәйдә, Фәләхиева Газизә, Фәләхиева Сагидә  һәм Алан урта мәктәбе укучысы Гыйлманова Мәликә   татар теленнән  призерлар булдылар,   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны  олимпиадага татар  теле һәм әдәбияты укытучылары   Әсадуллина З.Н., Сәлманова Г.Р., Гарипова Р.Г., Галиева А.М. Гыйлфанова А.М. һәм Д.Г. Гатауллина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

Толерантлык индивидуумның, төркемнең, гомумән җәмгыятьнең югары рухи һәм интеллектуаль үсеше билгесе булып санала. 7 февраль көнне  Ачы мәдәният йортында үткәрелгән әңгәмәнең максаты - балаларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру, төрле милләт һәм дин кешеләренә карата толерантлык, толерантлык идеяләрен һәм социаль үрнәкләрен таратуга ярдәм итү, бер-беребез турында мәгълүмат алу, игелеклелек һәм ачу атмосферасы тудыру.

5 нче февраль көнне   “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” яшьләр халык иҗаты фестивале  Олы Мәтәскә авыл җирлегендә башланып китте. Безнең җирлектә җырга-моңга гашыйк халык яши. Бу фестивальдә  дә җирлегебезнең талантлы яшьләре  бик актив катнаштылар. Аларның һәрбер чыгышы   тамашачылар тарафыннан зур алкышларга күмелде.

2021 елның 7 февралендэ  «Батыр» спорткомплексында  «Теләче» спорт мәктәбе 2005 нче елгы  яшүсмер кызлар арасында  волейбол буенча район беренчелеге уздырды.

Беренче сүзен шушы телдә әйтә,сөйләшә башлый,беренче китабын укый.
Татар теле-дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе.Теләге булган һәр кеше аны өйрәнә ала.
​ 6 февраль көнне Балыклы авылы мәдәният йортында үткән "Телләр белгән-илләр гизгән" дип исемләнгән әдәби кичәдә балаларга туган телеңне ярату,саклау һәм чит телләрне дә өйрәнергә кирәклеге​ турында​ ​ ​ сөйләнеп,мәкальләр әйтелде,шигырьләр укылды.Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Шул уңайдан, 5 февраль көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Саулык-зур байлык" дигән темага әңгәмә үтте.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 нче елның 6 февралендә “Батыр” спорткомплексында  “Телэче” спорт мәктәбе 2007 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге  уздырды. Әлеге ярышлар традиция буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән берлектә 27 тапкыр уздырыла.

6 нчы февральдә Теләче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары якташ язучыбыз Дания Гайнетдиновага  багышланган дәрестә катнаштылар. Язучы һәм журналист, рәссам  Дания Гайнетдинова иҗаты балаларда зур кызыксыну уятты. Дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Асадуллина үткәрде.

5нче февраль  көнне, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре Тимерханов Л.М  Шәдке балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында планнан тыш инструктаж үткәрелде ,балалар белән пожар куркынычсызлыгына каршы әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International