2021 елның 5 февралендэ «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2005 нче елгы яшүсмер кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге уздырды.
Күргәзмәдә шушы символның тарихи эчтәлеген чагылдырган, шулай ук ТР гербы һәм башка символларның үзенчәлекләрен ачучы материал тәкъдим ителде. Аларны ихтирам итү - Татарстан Республикасының һәр гражданының изге бурычы.
4 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» IV Россиякүләм Акциясенә багышланган китап күргәзмәсе оештырып башлангыч сыйныф укучыларына тәкъдим итте һәм алар белән әңгәмә үткәрде. Балаларга яшь геройларның батырлыгы турында тыңлау аеруча кызык булды. Тәкъдим ителгән китаплардагы вакыйгалар китап укучыларны сугыш елларына кайтарды. Укылган әсәрләрдәге геройлар балаларда бердәмлек, ярдәмчеллек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021 ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “Китапханәдә очрашу” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үткәрделәр.
2 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. мәдәният йорты директоры Муллахметова А.А. белән берлектә Сталинград сугышы турында тарих сәгате үткәрделәр. "2 февраль – Сталинград сугышында җиңүкөне” исемле китап күргәзмәсе куеп, андагы китапларга кыскача күзәтү үткәрелде. Л.Х.Хәмидуллинның “Җиңү җиңел бирелмәде” исемле китабы буенча китап укучыларга якташларыбыз һәм милләттәшләребезнең Сталинградны дошманга бирмәскә батырларча сугышулары турында сөйләнде, аерым бүлекләр кычкырып укылды.
Шул уңайдан Алан авылы китапханәсендә күргәзмә ачылды. Ул ике өлештән тора: “Туган телгә - урын түрдә” һәм “Халкым мирасы”. Күргәзмәгә татар теленең , татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен азсызыклаучы китаплар, әдәби һәм публицистик әсәрләр куелды. Күргәзмә киң катлам укучылар өчен әзерләнде.
3 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. якташ язучы Ф.Хөснинең тууына 113 ел тулу уңаеннан «Гүзәл мирас калдыручы әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында китап укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. “Җәяүле кеше сукмагы” китабына күзәтү үткәрде.
Терроризм бөтен дөньяда иң куркыныч җинаятьләрнең берсе дип таныла. Әлеге уңайдан 17 март көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшьләр өчен «Террорчылык – кешелек дошманы» исеме астында тематик сәгать уздырылды. Терроризмның төрләре, аннан ничек качарга хәм башка темалар яктыртылды. Шулай ук «Без терроризмга каршы» дип аталган күргәзмә эшләнде.
04 февраль көнендә Батыр спорткомплексында 2007-2008 һәм 2009-2010 нче елгы егетләр арасында Республика буенча Гомумроссия проекты кысаларында “Мини-футболны - мәктәпкә” ярышлары булып узды. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча 2007-2008 нче елгы егетләребез 3 урын, э 2009-2010 нчы елгы егетләребез 2 урын яулады.
3 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар “Безнең балачакка юл китап аша” дип исемләнгән китаплар иленә сәяхәт иттеләр. Китапханәче укучыларны китаплар белән таныштырды, китапның һәрчак яхшыга гына өйрәтүе һәм белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүе, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүе хакында сөйләде. Балалар китапларны ничек сайларга, уку залында үзеңне дөрес тотарга, китапка сакчыл карарга өйрәнделәр.