ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Кышын балаларга  ачык һавада йөрү, күңел ачу өчен бик әйбәт вакыт кына түгел, ә сәламәтләндерүнең  яхшы  ысулы да булып тора. Урамда йөрү вакытында балалар  кәеф күтәренкелеге   алалар, шуның өстенә уртак эшчәнлек социаль күнекмәләрне үстерә һәм дуслык,   җаваплылык хисе тәрбияли.

Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсендә “Моңлы тел ул, нурлы тел ул - туган тел” дип исемләнгән стенд булдырылды. Стендта күренекле шәхесләрнең, язучы-шагыйрьләрнең -милләтебезнең иң кыйммәтле, кадерле хәзинәсе булган телебез турындагы шигырь һәм канатлы фикерләре урын алды.

Бәйге балалар юл куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча макетлар куллануны пропагандалауга багышланган иде. Җиңүчеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Нәзиров Р.Х. һәм  Казан шәхәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге “ профилактика бүлеге территориаль идарәсенең  Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.  бүләкләделәр.  Безнең Теләче беренче номерлы балалар бакчасы әлеге бәйгедә 2 нче урынны яулады. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Мондый бай һәм серле тарихта бер генә бәйрәм дә юктыр, мөгаен. Бу шатлык, бүләкләр, очрашулар, сюрпризлар һәм күңел ачу вакыты. 7 январь көнне әлеге бәйрәмгә багышланган  чаралар Субаш авылы клубында балалар һәм өлкәннәр өчен дә үткәрелде.
Иртәдән балалар өйдән күчтәнәчләр җыйдылар, аннан соң яшьләр һәм өлкәннәр таудан чана шуды, бәйрәм чыршы янында күңел ачулар белән тәмамланды, киенгэн нардуганчылар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр.

Ярышларда 2007-2011 елгы малайлар һәм 2008-2010 елгы кызлар – барлыгы 53 спортчы катнашты.

   Җиңүчеләргә медаль  һәм грамота тапшырылды.

Турнирда Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Гарипов Илнур Мәхмүт улы катнашты.

4 январь конне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән саф һавада «Күңелле яллар» дип исемләнгән уеннар оештырдылар.

Балалар биеп,күңелле уеннар уйнап​ рәхәтләнеп ял итте.Кыш бабай да капчык тулы күчтәнәчләр өләште.Бер генә бала да буш кул белән китмәде.
Махсус шушы бәйрәмгә дип бүләкләр алып ярдәм иткәннәре өчен Сафин Илдус,Галиәхмәтов Айзатлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне​ белдерәбез.

Балалар рәсемнәрдә кышкы табигать матурлыгын тасвирладылар. Шулай ук Кыш бабай һәм чыршы рәсемнәрен бик яратып ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International