ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Илдә беренче санлы җанисәп 1 октябрьдә башланды. Аның төп - бөтен Россия - сәхнәсе башланыр алдыннан алты ай кала, Россиянең ерак территорияләрендә яшәүче ярты миллионга кадәр кеше яңадан язылачак. Бер елдан ил халкының төгәл күләме билгеле булачак. Росстат вәкилләре яңа санлы җанисәп форматының үзенчәлекләре һәм өстенлекләре, шулай ук ​​1 октябрьдә Владивостокта узган Бөтенроссия Халык санын алу вакытында заманча технологияләр статистикага ачу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Россиядә беренче санлы җанисәп Тыва Республикасының кайбер ерак районнарыннан (Бай-Тайгинский округы), Томск өлкәсе (Александровский, Кривошейнский һәм Тегулдецкий өлкәләре) һәм Ямало-Ненец автоном Округ (Шурышкарский өлкәсе) белән башланачак. Анда беренче канунчылар 1 октябрьдә күченделәр.

 3 октябрь көнне Ачы мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләр белән "С несовершеннолетними о времени пребывания в осенний период в ночное время, общественных местах " дигән темага әңгәмә үткәрелде, анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлекчәсе ОУУП һәм ПДН начальнигы полиция майоры Зиннәтуллин Илнар Наил улы катнашты. Илнар Наил улы балаларга «балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау чаралары турында» гы законын сөйләде.

Баландыш авыл китапханәсендә Укытучылар көне уңаеннан социаль челтәрләрдә  сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылар өчен видеомөрәҗәгатьләр, котлаулар һәм рәхмәт сүзләре белән флешмоб оештырылды.

Шәдке балалар бакчасында, 2 нче кечкенәләр төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә башладылар. Балалар светофор төсләре,транспорт төрләре белән бик теләп кызыксыналар,алга таба балалар урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тотарга өйрәнерләр.  

Бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәчесе  ВК социаль челтәр битендә "Рәхмәтләрнең иң олысы Сезгә булсын, укытучым!» дип исемләнгән  поэтик онлайн-марафон уздырылды. 1-5 октябрь көннәрендә марафонда катнашырга теләк белдерүчеләр яраткан укытучыларына багышлап  шигырьләр сөйләделәр һәм җылы сүзләр әйтеп котлауларын җиткерделәр.

Шул уңайдан Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре традицияга тугры калып  өлкән буын укытучыларын бәйрәм  белән котладылар.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес буларак формалашуында сюжетлы-рольле уеннар зур роль уйный. Уен мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мәгълүматне үзләштерүнең иң яхшы ысулы булып тора.

1 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезнең өйләренә барып, бәйрәм белән котлады. “Өлкәннәр, Сез -  тормыш бизәге” дигән исемдә әңгәмә үткәреп, саулык-сәламәтлек теләп, күчтәнәч пакетлар өләшеп чыкты.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, Галиева Гыйлембикә  апаны бу зур бәйрәм белән котладык, аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләдек.

3 октябрьдә Казанда билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының финал ярышлары узды. Дөньяның 26 иленнән 130 дан артык спортчы ун авырлык категориясендә җиңүчеләрне билгеләде. Чемпионатта барлык ун авырлык категориясендә дә җиңү яулаган россиялеләр иң көчлеләр булып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International