ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2020 ел
шимбә

Чараның икенче өлешендә "Табигатьнең бар матурлыгы хатын-кызда" флешмобы белән Казаннан килгән  визажист ханымнар чыгыш ясап, дөрес һәм матур итеп бизәнү серләренә өйрәттеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләр телибез.

Бу бәйрәм үзләренең гомерләрен җәмгыятебез өчен балалар тәрбияләүгә багышлаган кешеләрне берләштерә. Шушы бәйрәм уңаеннан Алан авылы китапханәсендә “Балаларга багышланган гомер” дип исемләнгән видеопрезентация әзерләнде. Мәктәп тарихын, ветеран укытучыларның хезмәтен чагылдырган әлеге презентация өчен  “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар белән бергә җыелган материаллар кулланылды.

Укытучылар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Рәхмәт әйтәм сиңа, укытучым" дип исемләнгән очрашу кичәсендә озак еллар башлангыч мәктәптә укытучы һәм директор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Галиева Илһамия Шәйхеләгзәм кызы һәм бүгенге көндә дә әлеге һөнәр иясе булып эшләүче Муллахметова Ризәлә Гәбтелхәй кызы катнашты. Әлеге чарада укытучыларыбыз үзләренең тормыш елларын, укыту чорында килеп чыккан кызыклы хәлләрне сөйләп үттеләр. Ә балалар үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар алдылар. Шулай ук кичәгә  үзенең беренче укытучысын котларга һәм әзерләгән бүләкләрен тапшырырга  Саимә Зыятдинова да килгән иде. Ул котлау сүзләрен җиткергәндә,  укытучысының сөенечтән күзләре яшьләнде. Әлеге җанлы очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа мәдәният хезмәткәрләре традициягә тугры калып өлкән буын укытучыларын бәйрәм белән котладылар.

"Укытучы" сүзе - изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәчесе, клуб мөдире белән берлектә, бүгенгесе көндә лаеклы ялда булган, Урта Мишә башлангыч мәктәбендә балаларга белем биргән укытучы Рәхилә апа Хафизованы бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен теләделәр.

Үзәк бистәсендә 4 пенсионер укытучы яши:  Галявиева Лимоза Мубараковна, Вилков Анатолий Михайлович, Иванова Кафия Кадыровна һәм  Кузьмина Раиса Афанасьевна. Аларны Үзәк авылы мәдәният хезмәткәрләре  өйләренә барып иң җылы якты теләкләрен җиткереп,  Укытучылар көне белән  котлап кайтты.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 19 октябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. социаль хезмәтләр алучылар белән “Үткән бөек елларга баш иябез” дигән темага дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты: балаларда халкыбызның героик үткәне турында күзаллауларын киңәйтү, патриотик сыйфатлар һәм ватан тарихына катнашу хисе формалаштыру. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде.    

    Без, кеше күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган фидакарьләргә карата балаларның йөрәкләрендә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт булдырырга тиешбез!

30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре авылның өлкән затларын бәйрәм белән котладылар һәм азык-төлек пакетлары тапшырдылар. Аларга сәламәтлек, тынычлык, балалрының рәхмәт-шәфкатендә озын гомер кичерүләрен теләп калдылар.

3 нче  октябрь  көнне Теләче урта мәктәбе укытучылары  Марий Эл республикасы башкаласы Йошкар – Ола шәһәрендә  кызыклы сәяхәттә булып кайттылар.  Йошкар – Ола шәһәрендә  илебез тарихына  багышланган сәяхәт барысына да  бик ошады һәм искиткеч кичерешләр калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International