Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга.

2020 елның 24 октябре, шимбә

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләр телибез.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре " Алан" ширкәтендә озак еллар механизатор булып эшләүче Вафин Илнур Гәбдерәүф улын  әлеге олы бәйрәм белән котлап, эшендә, тормышында зур уңышлар һәм сәламәтлек теләп кайтканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International