Бу бәйрәм үзләренең гомерләрен җәмгыятебез өчен балалар тәрбияләүгә багышлаган кешеләрне берләштерә. Шушы бәйрәм уңаеннан Алан авылы китапханәсендә “Балаларга багышланган гомер” дип исемләнгән видеопрезентация әзерләнде. Мәктәп тарихын, ветеран укытучыларның хезмәтен чагылдырган әлеге презентация өчен “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар белән бергә җыелган материаллар кулланылды.