Укытучылар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Рәхмәт әйтәм сиңа, укытучым" дип исемләнгән очрашу кичәсендә озак еллар башлангыч мәктәптә укытучы һәм директор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Галиева Илһамия Шәйхеләгзәм кызы һәм бүгенге көндә дә әлеге һөнәр иясе булып эшләүче Муллахметова Ризәлә Гәбтелхәй кызы катнашты. Әлеге чарада укытучыларыбыз үзләренең тормыш елларын, укыту чорында килеп чыккан кызыклы хәлләрне сөйләп үттеләр. Ә балалар үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар алдылар. Шулай ук кичәгә үзенең беренче укытучысын котларга һәм әзерләгән бүләкләрен тапшырырга Саимә Зыятдинова да килгән иде. Ул котлау сүзләрен җиткергәндә, укытучысының сөенечтән күзләре яшьләнде. Әлеге җанлы очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.