Өлкәннәр көне алдыннан, 30 сентябрь көнне, Баландыш авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты мөдире мәдәният өлкәсендә озак еллар эшләгән хезмәттәшләренең өйләрендә булдылар. Рәхмәт сүзләре, теләкләре җиткерделәр, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.
30 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәктәп укучылары өчен “Һәр юлында тарих авазы” исемле мәдәният дәресе уздырды. Әлеге чарада укучылар туган ягыбызның тарихы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар, районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр турында белделәр.
Балаларга Мәдәни көндәлекләр тапшырылды, көндәлек белән ничек эшләргә кирәклеге аңлатылды. Әлеге көндәлек үз укучысын Татарстанның әһәмиятле мәдәният һәм сәнгать объектларына алып барыр, бу урыннарның 100 ел элек нинди булуы һәм хәзер ничек үзгәрүе турында сөйләр. Халкыбызның бай тарихи һәм мәдәни мирасын бергәләп өйрәник!
1 нче октябрь көнне Теләче авылы мәдәният йортында район башлыгы Хаҗипов Н.Н,район җитәкчелеге катнашында, милли телләрне саклау буенча киңәшмә булып узды.Төп доклад белән дә районыбызның башлыгы чыгыш ясады . Ул үзенең чыгышында эшләнгән эшләргә ныклы аналитик анализ ясады,телләрне саклап калу буенча туган проблемаларны чишү юлларын күрсәтте.Киңәшмә күмәк “Туган тел”җырын җырлап күтәренке рухта тәмамланды.
Бу чара белән өлкән буынга игътибар бирелеп, авылның
яшь кешеләреннән хөрмәт үрнәге күрсәтелде. Айдар авыл мәдәният йорты директоры һәм китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар,
бәйрәм күчтәнәчен өләштеләр.
2020 елның 12 октябрендә Олы Әтнә авылында 2006-2007 елгы кызларның җыелма командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде. Барлыгы 7 команда катнашкан ярышта безнең «Теләче» спорт мәктәбе командасы 2 урынга лаек булды.
Элек- электән җир асты чишмәсеннән су эчкән кеше җирнең үзеннән көч ала дигән ышаныч бар.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шушы көннәрдә тәрбиячеләр белән бергә чишмәгә сәяхәткә барып кайттылар. Чишмә суының кайдан чыгуы, ни өчен ул файдалы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген ассызыкланды. Балалар чишмәнең ничек агуын, җирле халыкның суны ничек алуын күзәттеләр, чишмәнең чисталыгы һәм үтә күренмәлелеген күреп сокландылар.
Коронавирус турында белемнәрне арттыру йөзеннән 10 октябрьдә Шармыш авылы яшьләре өчен профилактик әңгәмә үткәрелде. Анда "Коронавирус нәрсә ул?", "Симптомнары", "Бу вирус ничек тарала?", "Үзеңне һәм якыннарыңны инфекциядән ничек сакларга?", "Коронавирус инфекциясен профилактикалау" һәм башка сораулар каралды. Катнашучылар карантин чараларының, социаль дистанциянең мөһимлеге турында сөйләштеләр. Бу чара өчен "Моны һәркем белергә тиеш" дип исемләнгән стенд эшләнде.
«Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» номинациясендә җиңү яулаган: Гобәйдуллина Азалия, Антонова Латифа, Нуруллина Ралинә, Кыямов Искәндәр һәм «Иң мәдәниятле ата - ана» номинациясендә җиңеп чыккан – Нигъмәтҗанова Миләүшә Расих кызын Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миңнехан кызы һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директоры урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020 ” республика яшь инспекторлар конкурсының муниципаль этабында Теләче урта мәктәбенең яшь инспекторлар командасы 1 урынны яулады. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Р.Р. Гатиятов җитәкчелегендә яшь инспекторлар командасы алдагы җиңүләргә әзерләнә.
2020 елның 30 сентябрендә «Батыр» спорткомплексында һәм Теләче урта мәктәбенең спортзалында «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2006 нче елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге уздырды.
Ярышларда барлыгы 5 егетләр, 4 кызлар командасы катнашты.