ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 30 сентябрендә «Батыр» спорткомплексында һәм Теләче урта мәктәбенең спортзалында  «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2006 нче елгы  яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында  волейбол буенча район беренчелеге уздырды.

Ярышларда барлыгы 5 егетләр, 4 кызлар командасы катнашты.

26 сентябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә  китапханәче Гиниятова Л.Г, мәдәният йорты җитәкчесе Хасанова З.Т  укучы балалар белән  “Әкият укыйм, тыңлагыз!” дип исемләнгән  әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында Г.Тукай, А.Алиш , А.С.Пушкин әкиятләрен укучыларыбыз яратып укыганы ачыкланды.

Шуны күздә тотып, 29 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә,  “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар   белән,   "Көзге уңыш" бәйрәме үткәрелде.

Балалар төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, табышмаклар әйтештеләр. Бәйрәм җыр – бию белән чиратлашып барды. Яшелчә - җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.

Аның мәдәни һәм милли тарихы белән балаларны таныштыру максатыннан ,Алан авылы китапханәсендә “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Табышмак әйтәм ,тап!”дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. Чарага авылыбызның мәдәни тормышында актив катнашучы өлкән буын китап укучылары да катнашты. Татар халык авыз иҗаты, онытылып барган милли уеннар,татар мәдәниятында фольклорның роле турында әңгәмә булды, милли уеннар уйналды,табышмаклар конкурсы үткәрелде.

14 – 27  нче  сентябрь көннәрендә   Теләче урта мәктәбе укучылары  «Урок  Цифры» дип исемләнгән Бөтенроссия белем бирү акциясендә катнаштылар.  Бөтенроссия белем бирү акциясен информатика укытучысы  Ф.Ф. Гаптрахманов оештырды.  Бөтенроссия белем бирү акциясендә  1-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

Бу атнада Теләче 2нче балалар бакчасында төркем ата-аналар җыелышлары уза. Әлеге җыелышлар педагоглар һәм  ата-аналарның  үзара аралашу, балага мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә булу дәверендә уңайлы шартлар тудыру өчен  кирәкле мәгълүмат алмашу максатыннан оештырыла. Шулай ук тәрбиячеләр узган уку елына йомгак ясап, яңа уку елында  тәрбия һәм белем бирүгә куелган бурычлар белән таныштыралар, балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләре дә яктырталар.

Мондый экскурсияләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын сүндерүче һөнәре белән якыннанрак танышырга, шулай ук ут белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итә. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балалар белән җанлы әңгәмә кордылар, аларны махсус янгын сүндерүче киеме белән таныштырдылар. Балалар зур канәгатьләнү белән шлемны, янгын сүндерү машиналарын карадылар. Күпләр руль артында утырып  үзләрен янгын сүндерүче итеп тә тоя алдылар. Кем белә, бәлки, берничә елдан соң егет-кызларның берсе янгын  сүндерү бүлегенә экскурсиягә түгел, ә эшкә дә кайтыр! Мондый чара һәр балага янгын килеп чыгу сәбәпләре турында белем алырга һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мөмкинлек бирде .Балалар бакчасы администрациясе экскурсия оештырган тәрбиячеләргә һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. Чөнки янгын куркынычсызлыгы-балаларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклауның төп шартларының берсе.

24 сентябрь көнне «Бөек Җиңүнең яшь геройлары»  исемле хәтер акциясе кысаларында Баландыш авыл китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Чарада 7 бала катнашты. Аларга  яшь геройлар һәм аларның батырлыклары турында сөйләнелде. Чарада пионер-геройлар: Саша Ковалева, Леня Голиков, Витя Коробков, Нина Куковерова, Лара Михеенко һ.б рәсемнәре  белән «Хәтер белән без мәңгелек» күргәзмәсе оештырылган иде.

24 сентябрь көнне,  Айдар авылы китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дип исемләнгән хәтер акциясендә катнашты. Акция кысаларында китапханәдә  үз Ватаны, халкының иреге, бәхете өчен көрәшкән һәм үлгән малай-кызларга багышланган «Мәктәп бусагасыннан сугышка атладылар» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Чарага китапханә каршында эшләп килүче «Нурлар» клубына йөрүче балалар да чакырылган иде. Балаларга сугыш елларында герой пионерларның әтиләре, абыйлары белән бер сафта янәшә булганнарын сөйләделәр. Балалар өлкәннәр белән беррәттән  авырлыкларга түзгәннәр,  үз гомерләрен  корбан итеп әсирлеккә төшкәннәр. Чара барышында катнашучылар игътибарына “Герой пионерлар” исемле слайд-презентация тәкъдим ителде.

Безнең өчен Бөек  Ватан сугышы – тарих, без аны белергә һәм истә тотарга тиеш.

«Бердәм Россия» партиясе «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан, «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дигән хәтер акциясе башлап җибәрә. Әлеге уңайдан Шәтке авыл китапханәсендә балалар өчен тематик күргәзмә оештырылды һәм мәгълүмат дәресе үткәрелде. Укучылар ВКонтакте битендә урнаштырылган «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» күргәзмәсе белән таныштылар . Акция  укучыларга сугыш елларында аларның яшьтәшләренең батырлыклары турында белергә ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International