16 август көнне Иске Җөри авылында яңартылган спорт мәйданчыгында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Таллы күл» призына ир-атлар командалары арасында футбол буенча ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урын – «Җөри» командасы, 2 урын – «Сатыш» командасы, 3 урын - «Бигәнәй»командасы.
Август, сентябрь айларында мәктәп бакчасын читләтеп үтеп булмый. Һәр сыйныфның үзенә бүлеп бирелгән чәчәклек мәйданында искиткеч матур, күз явын алырлык чәчәкләр үсә.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре 12 август көнне “Тарих битләренә 100 ел” исемле мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Районыбыздан чыккан күренекле шәхесләребез Рәүф Сабиров, Сәлах Низамов, Гомәр Байчуриннарга багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.
12 август көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. якташ язучыбыз Рашат Низамига багышлап Теләче үзәк китапханәсе оештырган онлайн конкурска кушылып, Рашат Низаминың әтисенә багышлап язылган шигырен (Яра) һәм аның сүзләренә язылган (Карусель) җыр белән видеоролик ясап Инстаграм һәм ВК социаль челтәр битләренә урнаштырды.
Сәяхәт вакытында балалар чишмәнең тарихы белән таныштылар,чишмә кырыйларын чүпләрдән чистарттылар.
Уен бик җанлы һәм күңелле үтте.
Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре профессиональ аниматорлар һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында ишегалды бәйрәмен оештыру кебек бүләкне оту максатыннан уенны видеога яздырды һәм ул Instagram социаль челтәрендә #УенФестКонкурс хештегы белән урнаштырылды.
Шулай итеп, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә, күзаллауларын арттырырга, тел байлыгын арттырырга, китап уку культурасын формалаштырырга тырыша.
Үзәк авылы мәдәният хезмәткәрләре физкультурниклар көне уңаеннан ,,Физкульт сәлам" дигән исем астында спорт ярышлары оештырдылар.
Чара ,,Яшел аптека" фонында оештырылды. Балалар табышмаклар чиштеләр, кайбер үләннәрнең шифалы үзлекләре турында үзләренең белгәннәре белән бүлештеләр.
2 нче август көнне Үзәк авылы китапханәсендә балалар белән «Кояш астында елмаю» дигән исем астында асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде.