Укучылар бәйрәмнең тарихы һәм аның белән бәйле халык гореф-гадәтләре, йолалары турында белделәр. Бу көнне килүчеләрне умарта кортлары тормышыннан гадәти булмаган фактлар турында "бал мичкәсе"ннән табышмаклар көтә иде. Уен бал дегустациясе белән дәвам итте. Төрле төстәге һәм төрле үләннәрдән балның зәвыкка бай сортлары чыга. Менә аларны белергә кирәк иде.
Әлеге халык авыз иҗаты уены аша балаларның фикерләү сәләте үстерелә, аларда иптәшлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләнә. Чара барышында катнашучыларга "Яңа китаплар дөньясы" исемле күргәзмә тәкъдим ителде һәм китапларга күзәтү ясалды.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. ГТХМ хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә бару оештырылды. ГТХМ хезмәткәрләре АПИ ның төзеклеген тикшерде, гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Шулай ук авыл җирлеге сәркатибе белән мәгълүмат алмашу үткәрелде.
13 август көнне Айдар авыл китапханәсендә, наркоманияне һәм башка зарарлы гадәтләрне кисәтү максатыннан «Начар гадәтләрдән баш тарт, сәламәт тормыш сайла» дип исемләнгән мәгълүмати почмак оештырылды, балалар белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче «зарарлы гадәтләр», «бәйлелек» терминнарының нәрсәләр аңлатуы турында сөйләде. Яшь буынга сәламәт яшәү рәвеше һәм зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүе турында аңлатылды.
Очрашу барышында китапханәчеләр җәйге чорда башкарылган эшләре белән уртаклаштылар. Шәтке авылы китапханәчесе электрон презентация ярдәмендә үз китапханәсендә үткәрелгән кызыклы, якты, мавыктыргыч чаралар турында сөйләде.
12 нче август көнне "Экологик сукмак буйлап» акциясе табигатькә сәяхәт формасында үткәрелде. Без- туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган җиребезнең тарихын өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
2020 елның 14 август көнендә Баландыш авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтшина Мөслимә Галиулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мөслимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды.
12 август көнне Айдар авыл китапханәсендә “Нурлар” берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында "Гасырларга яшьтәштер ул - мең яшәр Татарстан!" альбомы буенча тематик әңгәмә оештырылды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган әңгәмә барышында балалар республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияты, хәзерге вакытта Татарстанның нинди үсешләргә ирешүе турында белделәр.
Теләче урта мәктәбе укучылары җәйге каникул вакытында туган телне өйрәнү буенча оештырылган республика лагерьләрендә ял итәләр. Бертөркем балалар “ Болгар - Туган тел “ лагерендә сәламәтлекләрен ныгыталар.Җәйге яллар күңелле үтә.