Гөмбә сезоны башланды, шуңа өлкән төркемнәргә йөрүче балалар тәрбияче белән берлектә бүгенге көнне «гөмбәләр» темасына багышларга булдылар. Балалар гөмбәләрнең төрләре, төзелеше белән таныштылар, аларны саклау урыннары һәм шартлары, гөмбәләрне нинди урыннарда җыярга ярамавы турында белделәр. Шулай ук балаларга тәрбиячеләр кешеләрнең сәләматлеге өчен агулы гөмбәләрнең бик куркыныч булуы турында искәрттеләр. Көн азагында балалар пластилиннан матур гөмбәләр әвәләделәр
Юллардагы автомобильләр саны арту белән бергә һәркемгә, бигрәк тә юл кагыйдәләре һәм юлларда үз-үзеңне тоту нигезләрен үзләштерә башлаган балага җиңел түгел. Безнең Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында, кече яшьтән башлап, без балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәбез, юл ситуациясендә куркынычсызлык күнекмәләре һәм әлеге бурычны хәл итүгә уңай караш тәрбияли башлыйбыз.
Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53% ын тәшкил итә.
Татарстанда урып-җыю эшләре «экватор»га җитте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 20 августка республикада 752,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 50 %ын тәшкил итә.
Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК.
15 август көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, бик күп медальләр иясе, ветеран-педагок, авыл аксакалы, безнен горурлыгыбыз Иван Иванович Егоровның туган көне - 97 яшьлек гомер бәйрәме. Шул уңайдан, Субаш авыл мәдэният хезмэткәрләре район җитәкчеләре белән берлектә ветераннны котлап кайтты.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре 14 август көнне балаларга “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” дип исемләнгән рәсемле уенны тәкъдим иттеләр.