ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2020 ел
җомга

Җәй көне сәламәтлек өчен генә түгел, ә акыл өчен дә файдалы итеп ял итәргә кирәк,  бу эштә китап кына ярдәм итә ала”,- дигән фикерен җиткерде китапханәче. Уку марафоны кысаларында узучы онлайн чара "Кычкырып укулар" формасында узачак. Марафонның катнашучылары - китапханә чараларында һәрвакыт теләп, иң актив булган  нәни укучылары.  Чараны башлар алдыннан балалар китапханәченең “Ни өчен китаплар уку файдалы? Кешегә китап уку нәрсә бирә?” дигән сорауларына җавап бирделәр. Барысы да  күбрәк кычкырпып укырга кирәк дигән фикергә килделәр.

17 август көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш.  китапханәнең актив китап укучысы Шигабутдинова Рәмилә башкаруында Рашат Низамиевның “Яралы керпе” шигырен тәкъдим итеп Теләче үзәк китапханәсе оештырган конкурска кушылды.

Теләче урта мәктәбе директоры  Хафизов Айнур Фирдавесович  һәм милли белем буенча директор урынбасары  Фатхрахманова Дания Гумеровна , җитәкчеләрнең профессиональ белемнәрен күтәрү максатыннан оештырылган «Цифровая трансформация школы» дип аталган бөтенроссия программасында катнашалар. Белем бирүне заманча технологияләргә таянып оештыруның яңа ысулларын ныклап өйрәнәләр.

Фестиваль кысаларында,  Айдар авылы китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә  татар халкының “Пешмәгән” яки “Ачык авыз” һәм “Бүкәнме, бүзме?” уеннарын уйнадылар.

Бу проектта балалар халык авыз иҗаты белән танышты, милли халык уеннарын уйнарга  өйрәнделәр.

16 август көнне Төрек-Тәмте авылы китапханәчесе яңа килгән газет-журналлар һәм басма китапларны тыл һәм хезмәт ветераннарының өйләрендә булып, тәкъдим итте.

18 август көнне Олы Нырсы мәдәният йорты директоры, авыл китапханәсе белән берлектә мәктәп укучылары белән очрашу уздырды. Әлеге очрашуда  “Без терроризмга каршы!!!”- дигән темаларга әңгәмә узды.

Иске  Җөри мәдәният хезмәткәрләре  балалар өчен  спорт уеннары үткәрделәр. 15 бала катнашты.

Әлеге конкурска Айдар авылы китапханәсеннән Рашат Низамиевның Фәнзия һәм Фирүзә Фаляховалар укуында "Кызыл җәй", “Яңгырларың-яшел дастан” исемле шигырьләре видеоязмада тәкъдим ителде.

Хезмәт кешесенә хөрмәт, икмәккә сак караш, туган телне, туган җирне ярату хисе тәрбияләү уңаеннан 15 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Һәр валчыгы – алтын бәясе” исемле әңгәмә үткәрделәр. Балаларга икмәк үстерүнең авыр һәм мактаулы хезмәт булуы турында аңлатылды. Икмәк турында мәкальләр укылды. Табыннарыбыздагы икмәкнең нинди күп көч аша килеп ирешүен яшь буын белеп үсәргә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International