6 август Олы Нырсы мәдәният йорты каршында фельдшер Альмиева Ләйлә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “ Сәламәт тәндә сәламәт –акыл” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында авыртулардан саклану чаралары,шәхси гигиена , дөрес туклану турында һәм кирәкле басмалар белән таныштырдылар.
5 август көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә укучы балалар белән юл йөрү кагыйдәләре , юл билгеләре белән таныштыру максатыннан “ Юлда булсан бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!“ дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында җырлар, юл билгеләре буенча сорауларга җаваплар,рәсемнәр ясадылар.
6 август көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан тарихын беләсезме?” дип исемләнгән онлайн викторина уздырдылар. Барлык теләүчеләр maksabash_sdk инстаграм битенә кереп үзләренең белемнәрен тикшереп карый алдылар.
Без үткәнебез, милли мәдәниятебезнең матурлыгы һәм байлыгы, үзебезнең бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләребез турында онытмаска тиеш. Безнең балалар гасырлар буена бирелгән гореф-гадәтләр җимерелгән чорда яши. Бию, уеннар, җыр-биюләрдә калган «борынгы» ның да исән калуына ышанасы килә. Шуны истә тотып, Айдар мәдәният йорты эшчеләре балаларны һәм яшүсмерләрне татар халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итү өчен үз эшебезне башлап җибәрәбез. Инде 5 ел дәвамында Айдар мәдәният йортында ел саен җәен "Сабантуй -балалар бәйрәме” үткәрелә.
2020 елның 07 августында Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Гайнутдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л. З., Россиянең бай киномирасы белән танышу максатыннан, күп балалы гаиләдәге балигъ булмаган балалар өчен «Кинолето» акциясе буенча фильм карау һәм фикер алышу оештырдылар. Акция кысаларында «Югалган вакыт турында әкият» фильмы каралды. Карау тәмамланганнан соң белгечләр фильм турында фикер алышуны оештырдылар. Әкият балаларга бик ошады. Алар специалистларга рәхмәт белдерделәр һәм алга таба да фильм һәм әкиятләр карауны дәвам итәргә теләк белдерделәр.
Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Әти – әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. 8 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Гаиләм - горурлыгым” дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы оештырылдылар.
Без, китапханәчеләр, иҗат кешеләре, һәрвакыт китап укучылар өчен кызыклы әйберләр уйлап чыгарырга тырышабыз, ә кайвакыт ниндидер фикерне нигез итеп алабыз һәм үз эшебездә кулланабыз. Шундый формаларның берсе – «квилт». Китапханә квилтының асылы шунда: кисәкләрдән билгеле бер тема буенча плакат ясау. Бу очракта ул законнарга багышланган иде. Аны тутыруда 10 бала катнашты. Балалар законнарның атамаларын үзләренең күзаллаулары буенча тулыландырды һәм нәтиҗәдә кызыклы фикерләр белән бизәлгән «кисәкле тукыма» килеп чыкты.
Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татарстан АССРның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Аның әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары журналистик язмалардан башлана. Язучыны яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә һәм тәрбия проблемалары, кешенең җәмгыятьтәге урыны, бурычы, хезмәткә карашы мәсьәләләре кызыксындыра. Бу темалар язучы иҗатының төп эчтәлеген тәшкил итәләр.
8 август көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре үзәк ял паркында күренекле татар язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Зөлфәт Хәкимгә 60 яшь тулу уңаеннан күргәзмә оештырды һәм укучыларыбызны аның иҗаты белән таныштырды. Шулай ук балалар белән “Әкият – ул тылсым һәм могҗиза” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Биредә малайлар һәм кызлар татар халык әкиятләрен искә төшерделәр.
7 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә 5 нче сыйныф укучыларының ата - аналары җыелышлары булып үтте. Җыелышта мәктәп директоры Хафизов Айнур Фирдавесович һәм директор урынбасары А.П. Пашина бишенче сыйныфларда җитәкчеләре, укыту планы, укытучылар белән таныштырдылар.