Бүген икенче август көнне балалар арасында велосипедта ирекле йөрү уздырылды.Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты.Чара саф һавада булу,сәламәтлекне ныгыту максатыннан үткәрелде.Балалар анда бик теләп катнаштылар.
6 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү, үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү уңаеннан “Без экстремизмга каршы” исемле темага балалар белән әңгәмә үткәрделәр.“Үзеңне ничек сакларга” исемле буклет белән таныштылар.
Чыннан да, авылыбызнын яшеллеккә күмелгән инеш буйларына,челтерәп аккан чишмәләренә,тауларына сокланмый мөмкин түгел. Менә шул матурлыкны конкурста катнашучылар кәгазь битенә тошерделәр. Ахырдан җиңүчеләргә мәдәният йорты каршында бүләкләр тапшырылды.
Бу атнада балалар безнең янәшәбездә нинди канатлы дуслар яшәве, кошларның ни өчен оялар төзүләре турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар өчен "Кошларга ничек ярдәм итәргә?», “Бу кайсы кошның тавышы?», "Кемдә нинди томшык" дигән әңгәмәләр уздырылды.
Таганда чайкалу - балаларның яраткан күңел ачу чарасы. Күп кенә өлкәннәр дә ялларын шул рәвешле үткәрергә каршы түгел. 4 август көнне Шармыш авыл клубы мөдире балаларны әлеге гадәти булмаган бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, балалар белән уен программасы үткәрде.
5 август көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларны юл йөрү кагыйдәләре , юл билгеләре белән таныштыру максатыннан, “Светофорда кунакта” дип исемләнгән интелектуаль уен үткәрделәр. Балалар кызыксынып сорауларга җавап бирделәр, юлда еш очрый торган киеренке хәллләрдән чыгу юлларын эзләделәр.
5 август көнне Шармыш авылында, светофорның туган көнендә, светофорның барлыкка килү тарихы белән танышу, урамда, транспортта, ишегалдында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү узган.
5 августь көннеЮгарыкибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә, берләшмәгә йөрүче балалар белән күңелле уеннар оештырылды. Куышлы,качышлы уеннарын балалар бик яратып уйнадылар. Очрашу күңелле узды.
5 август көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре үзәк ял паркында күренекле татар язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Маликовага 85 яшь тулу уңаеннан күргәзмә оештырды һәм укучыларыбызны аның иҗаты белән таныштырды. Соңыннан балаларга мастер-класс күрсәтелде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча @ mcx_rf, 2020 елның 3 августына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сату күләме 49,8 мең тонна тәшкил иткән, бу 2019 елның шул ук күрсәткеченнән 5 процентка (2,4 мең тоннага) күбрәк.