ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 августка республика буенча 506,3 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган (суктырылган), бу барлык мәйданның 34%ын тәшкил итә.

5 август көнне Максабаш авылы китапханэсе мәдәният йорты белэн берлектэ   балаларны юл йөрү кагыйдәләре , юл билгеләре белән таныштыру максатыннан “Светофорда кунакта” дип исемләнгән интелектуаль уен  үткәрделәр. Балалар кызыксынып сорауларга җавап бирделәр, юлда еш очрый торган киеренке хәллләрдән чыгу юлларын эзләделәр.

Мәдинә Маликова – күпсанлы хикәяләр, повестьлар, романнар авторы.

5 нче август Мәдинә Маликованың туган көне булу уңаеннан “Мәдинә Маликова әсәрләренә сәяхәт” –дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында язучының әсәләренә обзор ясалды.Китаплары халыкка тәкъдим ителде.

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә "Әсәрләрендә заман аңы, дәвер сулышы"дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм китапларына күзәтү ясалды. Укучыларыбызның иң яраткан китаплары куелган әлеге күргәзмәдә Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗаты турында белергә мөмкин.                                                                                                         Ул татар телендә күп санлы романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар авторы.                           М. Маликованың китапларын татар әдәбиятын яратучыларның ничәмә буыны укый инде. Аларның популярлыгының төп сәбәбе, әлбәттә, эчкерсезлек, эмоциональлелектә. Сүзнең чын рәссамы буларак, М.Маликова кеше күңеленең иң нечкә кылларына үтеп керерлек итеп яза. Шуңа күрә аның  роман һәм повестьларында китап укучылар үзләренең язмышларын күрәләр.

Якынлашып килүче Халыкара физкультурачылар көне уңаеннан Теләчен 2нче балалар бакчасында "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!” акциясе уза. Акция кысаларында һәм җәй айларында балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау, алар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, бу көннәрдә тәрбиячеләр балалар белән төрле физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрәләр.

Теләче муниципаль районы Айдар авылы китапханәсе укучылары Курбанова Азалия, Окулова Мария һәм Рахимова Сиринә җәйге укулар кысаларында "Яраткан әдәби героең белән селфи " дип исемләнгән фоточелленджда катнаштылар.

Акциянең оештыручысы: А.В. Сухово-Кобылин исемендәге Некоуз үзәк китапханәсе.

Тантаналы чарага  районыбыз җитәкчеләре, авылның олысы да, кечесе дә килгән иде. Балыклы башлангыч мәктәбе янәшәсендә республика программасы нигезендә төзелгән яңа мәйданчыкта авыл яшьләренә, балаларга спортның волейбол, баскетбол кебек төрләре белән шөгыльләнер өчен   мөмкинлекләр тудырылган. 
Бәйрәмне кереш сүз белән Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов ачып җибәрде. Тантаналы чыгышлардан соң яңа мәйданчыкта “Алан” белән “Балыклы” баскетбол командалары арасында тәүге иптәшләрчә очрашу үткәрелде.  

Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул. 4 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларга авыл чишмәсенә сәяхәт оештырдылар.  

Татарстан Республикасы Теләче районы Айдар авыл китапханәсе "Шатлык бүләк итә торган матурлык" исемле төбәкара челтәрле акциягә кушылды. Акция экологик тәрбия бирү һәм әдәбиятка кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.

Акциянең оештыручысы - Башкортстан Республикасы «Чишмә районы җирлекара китапханәсе»

5 август - күренекле татар язучысы, драматург, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Габделхак кызы Маликованың тууына 85 яшь.Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кояшка тиң гомер” исемле китап күргәзмәсе куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International