Ачы авыл китапханәсе "Морской литературный полк" челтәрле акциясендә катнашып Дипломга лаек булды. Акцияне оештыручы – Н.И. Рыжков исемендәге фәнни-тарихи китапханә. Акция диңгез флоты көненә багышланган иде.
Финалга чыгучылар арасында безнең теләчелеләр дә, укытучылар, китапханәчеләр дә бар. Шулай ук марафонда Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия Хәйретдин кызы да актив катнашып Дипломга лаек булды.
Теләче урта гомумбелем мәктәбендә кызу темплар белән яңа уку елына әзерлек бара. Сыйныф бүлмәләре, коридорлар һәм мастерскойлар ремонтлана. Мәктәпнең тирә-яны чүп үләннәреннән чистартыла.
1 август көнне Шәтке авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре “Шарлама” чишмәсендә корбан ашы уздырдылар. Корбан бәйрәме - һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булып калуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләреңә шатлык-һидаять бүләк итү ае ул.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Төзелешләр икътисадның тотрыклы үсешенә ныклы этәргеч бирүче юнәлешләрнең берсе. Сезнең хезмәт җәмгыяви яктан аеруча зур әһәмияткә ия. Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырасыз, ә хәзерге заман кешесенең яшәешен тормыш уңайлыкларыннан башка күз алдына китереп булмый.
Бу көн - һөнәри спортчыларның гына түгел, ә физкультура һәм спортны яраткан һәркемнең бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - бу тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала. Физкультурачы көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынты ясаучы чараларның берсе. Бәйге-ярышларның төп максаты да - аларга катнашучыларны күбрәк тарту.
Бу хакта бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында @minselkhozprod_rt районнар белән узган киңәшмә барышында сөйләнелде.
Цифрлаштыру Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында мөһим роль уйный. Инде бүген үк, әйтик, космос рәсемнәре нигезендә төзелгән һәм даими яңартылып торган карталар буенча басуларның урып-җыюга әзерме-юкмы икәнен билгеләргә мөмкин.
30 нчы июль көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль район Советының 39 нчы утырышы узды. Утырыш эшендә Теләче районы прокуроры, район эчке эшләр бүлеге вәкиле, оешма предприятие җитәкчеләре катнаштылар.
Сезне чын күңелдән Ислам дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән ихлас котлыйбыз! Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга тарта, тарихыбызга, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары да бу традицияләргә тугъры кала һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә. Гает җир йөзендә адәм балалырының каны түгелергә тиеш түгеллеген искәртә, сабырлыкка, диндарлыкка өнди.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 29 июленнән 12 августына кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин