ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2020 ел
җомга

8 нче август көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән “Табышмак әйтәм тап?” дип исемләнгән табышмак әйтү кичәсе уздырдылар.Балалар  табышмакларны игътибар белән тыңладылар һәм җавапларны бик тиз таптылар. Әлеге кичә күптән түгел генә сафка баскан балалар мәйданчыгында бик күңелле үтте.

Яраткан герое турында китап укудан да күркәмрәк нәрсә булырга мөмкин, мөгаен, ул сезнең өйдә яши. Шармыш авыл китапханәсендә "Селфи с любимыми героем" дип исемләнгән Фоточеллендж үткәрелде. Без яраткан китап персонажлары белән фотога төштек һәм укучыларыбызны нинди китапка сурәт ясатуларын сорадык.

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. авыл мәдәният йорты директоры Муллахметова А.А. белән берлектә Мәдинә Маликованың “Арыш тәме” китабына күзәтү үткәрде.  Арыш тәме китабы аша без яшьләребезгә электән сакланып килгән гореф-гадәтләребезне өйрәттек. Өлкәннәребез белән урак уру күренешен күрсәтеп бу эшнең никадәр авыр хезмәт икәнен чагылдырырга тырыштык. Яшьләребез бу хезмәтне бары тик фольклор итеп кенә сакласыннар, бүгенге техника заманында исән-имин булып яшәсеннәр дигән теләк белән киләчәк буынга да җиткерерләр дип ышанып калабыз.

Ватан-без туган ил, без яшәгән, гражданнарыбыз булган ил. Россиягә мәхәббәт безнең һәркайсыбызның туган һәм яши торган урыннарга мәхәббәтеннән башлана. Һәм, әлбәттә, һәр кешенең үз кече Ватаны бар. Кече Ватан Көне августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Шармыш авыл китапханәсе әлеге көн уңаеннан «Туган як пейзажлары»дип исемләнгән фотоконкурс үткәрде. Бу көнне туган ягыбызның матурлыгы һәм чисталыгы турында әйтәсе килә... һәм менә нинди матур фотолар килеп чыкты.

6 август көнне Максабаш авылы китапханэсе  ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан тарихын беләсезме?” дип исемләнгән онлайн викторина уздырдылар. Барлык теләүчеләр ВК Максабаш авылы китапханәсе битенә кереп үзләренең белемнәрен тикшереп карый алдылар.

Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Без дә 7 август көнне  мәдәният йорты белән берлектә балалар белән “Түбәтәй алыш уенын уйнадык.

Җырлы – биюле уен «Түбәтәй алыш уены». Балалар, түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый- җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.). Уен шулай дәвам итә.

2020 елның 20 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль районнар халкына Башкару эшчәнлеге турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Буыннан-буынга ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне  саклап калу, торгызу һәм тапшыру изге эш санала. Урак йоласы-милли йолаларның берсе.Ул август башында, урак башланыр алдыннан үткәрелә. ТАССРның 100 еллыгына багышлап Баландыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре" Урак уру " - фольклор күренешен күрсәттеләр.

6 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү, үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү уңаеннан балалар белән “Без экстремизмга каршы” дигән исем астында әңгәмә үткәрделәр, “Үзеңне ничек сакларга” исемле буклет тараттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International