7 август көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Сабантуйлы балачак» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырды. Бәйрәм барышында балалар Сабантуй бәйрәменең тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Зур шатлык һәм кызыксыну белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар, зирәклек, тизлек, җитезлек, көч һәм игътибарлылык буенча ярышларда катнаштылар. Алар капчык киеп , кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, талантларын күрсәттеләр. Һәм, әлбәттә, бүләкләрсез нинди сабантуй булсын ди!? Бәйрәмдә катнашкан барлык балалар да татлы призлар һәм бүләкләр алдылар. Күңелле ял итеп, өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Җыелма оештыру планына районның барлык ( 53 ) авыл торак пунктлары да кертелгән. Халык санын алу нәтиҗәсендә район территориясе 4 исәпкә алу участогы бүленгән. Бер исәпкә алу участогына уртача 3468 кеше туры килә. 25 хисап участогы формалаштырылган, уртача бер исәп участогы 555 кешене үз эченә ала.
Бу 9 августта билгеләп үтелә торган рәсми булмаган бәйрәм. Башта аны АКШтагы китап яратучыларның милли көне буларак бәйрәм иттеләр, ә аннары ул бөтен дөнья буйлап таралды. Бу көнне без алтын яшьтәге кешеләр янына барырга һәм аларга вакытлы яки китап сайлауга тәкъдим итәргә булдык
11 август көнне Айдар авыл мәдәният йорты балалар белән "Гасырлар яшьтәштер ул-мең яшәр" дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрелде.ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада ТАССР тарихы турында күбрәк сөйләнде.Башта 1920 елларда ТАССР барлыкка килү тарихы белән танышу булды. Катнашучылар әңгәмәне игътибар белән тыңлады һәм актив кушылды, барлык сорауларга да җавап алынды.
Уен – аларөчен тормышка өйрәнү чарасы. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш – көнкуреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда уз көчеңә ышану, кумәклек, ярдәмләшу, шулай ук кешелеклелек, шәфкатлеле ккебек куркәм сыйфатлар тәрбияли.11 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Гөлбану" һәм "Казларымкайтыгыз" исемле татар балалар уеннары уйнадылар.
Танылган итальян педагогы Мария Монтессори егерменче гасыр башында ук балаларга төрле көнкүреш предметлары белән уйнау бик файдалы булуын раслый. Мондый уеннар уйнаганда алар сенсорика, бармак чукларының эшчәнлеген камилләштереп кенә калмыйлар, тактиль хисләрне дә үстерәләр. Ә иң мөһиме- йозаклар, төймәләр, шнурлар ни өчен кирәк булуын һәм аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлыйлар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны табигать белән таныштыру-балалар белән эшләүдә мөһим бурычларның берсе. Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында экологик тәрбия өстенлекле булып тора. Педагоглар үз эшләрендә яңа алымнар кулланалар, үсеп килүче буынның бөтен тереклек белән кызыксынуын үстерәләр һәм ярдәм итәләр.
Яңа полилингваль мәктәп « Адымнар – путь к знаниям и согласию» үзенең ишекләрен ача. Мәктәпкә 3-8, 10 нчы сыйныф укучылары кабул ителә. Мәктәптә татар, инглиз һәм рус телләре тирәнтен өйрәнеләчәк. Интернат та бар, урыннар чикле. Балаларын телләрне тирәнтен өйрәтергә теләгән әти-әниләр югарыдагы номерларга шалтыратып белешә алалар.
Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә язучы, драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимгә 60 яшь тулу уңаеннан онлайн күргүзмә куелды.
8 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Гаиләм - горурлыгым” дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы оештырылдылар.