Велосипидта йөргәндә балалар юл йөрү кагыйдәләре һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар.
Конкурста Баландыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчесе катнашты. Алар «Түбәтәй уены» - «Түбәтәй уены» халык уеннарын бик теләп уйнадылар . Уен фест" - балаларны ишегалларында якынайту, аларны җәмгыятьтә яшәргә өйрәтү, чөнки хәзер гадәттәге уеннарда ваемсыз уйнаучы балаларны күзәтеп булмый. Тагын бер максат-уртак эш хисабына гаиләне якынайту.
Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова "Сабый чакның бер иртәсе"дип исемләнгән шигырь белән онлайн-конкурста катнашты,видеоязма ясалды һәм социаль челтәрләрдә үз битендә хештег белән басылып чыкты.
2020 елның 13 август көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Низамова Әнвәр Хаҗи кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әнвәр апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесенең вазыйфаларын башкаручы Ләйлә Каюмова hәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов Әнвәр апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
"Китап сезоннары" проекты кысаларында . 8 август көнне Айдар авылы китапханәчесе балалар белән А.Кисель мастер – классы буенча иҗади дәрес үткәрде.
Айдар авыл китапханәчесе кеше күңелендә китапка карата кызыксыну, сакчыл караш, яхшы укучы булуы белән горурлану хисләре уяту, яңа китапларны тәкъдим итү максатыннан “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән библиофреш уздырды. Китапханәбезнең тылсымлы сандыгында нинди хәзинәләр барын беләсегез килсә, безгә рәхим итегез! Китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез!
Бу сәхифәдә дару үләннәренең үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы, аларны ничек куллану турында мәгълүмат урнаштырыла. Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт. Китап укучыларыбыз бу сәхифә аша үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүмат туплый алдылар.
Теләче урта мәктәбе укучылары җәйге каникул вакытында туган телне өйрәнү буенча оештырылган республика лагерьләрендә ял итәләр. Бертөркем балалар “ Болгар - Туган тел “ һәм “ Тартария” лагерьләрендә сәламәтлекләрен ныгытырга киттеләр.Җәйге яллар күңелле үтә.
Киңәшмәдә китапханәчеләр җәйге чорда башкарылган эшләре белән уртаклаштылар. Аларга методистлар тарафыннан яңа эш алымнарын камилләштерү, халык белән тагын да ныграк элемтәгә кереп китап укуның кеше тормышында әһәмиятле урын алуын төрле әдәби чараларга нигезләнеп аңлату кирәклеге әйтелде. Аеруча, яшьләрне китапханәгә тартуның яңа формаларын уйлап эшләргә кирәклеге төшендерелде. Шулай ук Шәдке һәм Шармыш авыл китапханәчеләре үзләренең яңа эш алымнары белән таныштырдылар.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән "Балаларга бергә укыйбыз» акциясе старт алды. Бу Республика акциясенә Айдар авыл китапханәсе дә кушылды. Акциянең максаты-гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә укуы традицияләрен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру.