ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Гомуми чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Росстат 2020 елның октябренә планлаштырылган Бөтенроссия халык санын алу вакытын күчерергә тәкъдим итте. Агымдагы елның 27 июнендә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2021 елның апреленә халык санын алуны күчерү турында карар имзалады.

Ел саен Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасының авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу буенча конкурсларда катнашалар.

Айдар авылы китапханәчесе Фаляхова А.Г., драматург, публицист Т. А. Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган «Үзебеә сайлаган язмыш» төбәкара акциясендә катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова һәм китапханәнең актив китап укучысы Ф.Фаляхова ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең "Сәхнә" журналы редакциясе оештырган "Әдәби Татарстан" әдәби-театраль фестивалендә катнашып, лауреат Дипломнарына лаек булдылар.

Әлеге челлендж  кысаларында авылдашларыбыз туган авылыбызның гүзәллеген, матурлыгын тасвирлаган, аның бүгенгесен чагылдырган позитив форматта үзе төшергән  видео һәм фотосурәтләрне Казаклар авылы китапханәсенең Вк һәм инстаграм социаль челтәрләрендә җибәреп бардылар.

 Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” исемле  видеоязмасы белән "Китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә” - фестивалендә катнашып Диплом белән бүләкләнде. Әлеге фестивальнең максаты – әдәбиятка, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Оештыручылары -   «ТАТМЕДИА» АҖ, "Сәхнә” журналы редакциясе.

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында" дигән челтәрле акциядә катнашып Диплом алды. Акциянең оештыручысы - Башкортстан Республикасы Бәләбәй районының 3 нче номерлы балалар бүлеге китапханәсе.

16 нчы июль   көнне   Теләче урта  мәктәбендә   чыгарылыш  сыйныф укучылары  химия һәм җәмгыять белеменнән     бердәм  дәүләт имтиханнары  тапшырдылар.   Алда  сынаулар  дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучылары  20 июльдә биология һәм чит телдән язмача имтихан бирәчәкләр.  22 -23 июль көннәрендә чит телләрдән телдән сынаулар көтә.  Имтиханнар санитария  – эпидемия нормаларын төгәл үтәп үткәрелә. Уңышлар телибез!

Алан авылы жирлеге, Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Юсуповның 95 яшьлек якты истәлегенә багышлап, татар җырын      башкаручылар арасында  "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән иҗат фестивален игьлан итә.

Ярыш барышында балалар үзләренең тизлекләрен тикшереп, дуслык мөнәсәбәтләрен туплаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International