ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча " кайнар линия» үткәрү турында


21
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбрикләүләрне кабул итегез. Бу көнне без тормыштагы авыр вакытларыбызда ярдәмгә килүче, үзебезгә һәм якыннарыбызга сәламәтлегебезне һәм киләчәккә ышанычыбызны кайтарырга булышлык күрсәтүчеләргә иң изге теләкләремне юллыйм.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Максабаш  авыл  китапханәчесе Мингазова Лилия Васыйл  кызы, Россия көненә багышланган “Россия турында яраткан юллар" дигән челтәрле акциясенә кушылып, Сертификат алды. Акцияне оештыручы: Башкортостан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе.

Баландыш авыл китапханәсе Россия көненә багышланган һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән “Россия тәрәзәсе” Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм  Сертификатка ия булды.

2020 ел - Татарстан АССРның 100 еллыгы. 100 ел эчендә Татарстан зур уңышларга иреште. Бүген республика илнең алдынгы төбәкләре исәбенә керә. Туган җиребездә туу, яшәү һәм халыкка файдалы булу безгә бәхет елмайды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан безнең китапханә "Знатоки" ("Знатоки") дип исемләнгән филордта катнашты. Моның өчен «Татарстан белгечләре»сертификаты алды.

Теләче үзәк китапханәсендә «Наркотикларга - юк!» Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә багышланган китап күргәзмәсе эшләнде, биредә наркомания проблемасы, ил халкының сәламәтлегенә глобаль куркыныч янау һәм милли куркынычсызлык турында китаплар, брошюралар белән танышырга мөмкин.   Шулай ук ял паркында наркотикларга каршы юнәлешле буклетлар таратылды.

18 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, «Наркотикларга юк дип әйтик!» дип исемләнгән буклетлар әзерләде. Мондый буклетлар төзүнең максаты булып - балаларда наркотикларга карата тискәре караш булдыру һәм аларга ярдәм итү тора. Буклетка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы, наркотикларның нәтиҗәләре белән таныштыручы, наркотик матдәләр куллануга тискәре караш формалаштыручы мәгълүмат тупланды.

Шармыш авыл китапханәсендә төрле конкурсларда һәм акцияләрдә актив катнашучыларга Грамоталар һәм Сертификатлар тапшырылды.

Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә «Тәртипсезлек – бозыклыкка бер адым» дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде, чара барышында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Әлеге күргәзмәдә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар урын алды.

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Язмышыңа үзең аяк чалма, наркомания -упкынга юл" дип исемләнгән күргәзмә оештырып, балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Күргәзмәдә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды. Әңгәмә барышында наркоманиянең зыян китерүе турында сүз барды. Балалар сәламәт яшәү рәвешенә карата үз фикерләрен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International