Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Язмышыңа үзең аяк чалма, наркомания -упкынга юл" дип исемләнгән күргәзмә оештырып, балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Күргәзмәдә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды. Әңгәмә барышында наркоманиянең зыян китерүе турында сүз барды. Балалар сәламәт яшәү рәвешенә карата үз фикерләрен белдерде.