Күкчә авыл китапханәчесе Сәләхова Илсөяр, Башкортстан Республикасы Уфа шәһәренең 1 нче номерлы Үзәк китапханәсе үткәргән “Бергәләп уйланабыз” исемле челтәрле акциядә катнашып Сертифкатка ия булды.
2020 нче елның 16 нчы июнендә Шармыш авыл китапханәсе территориясендә чираттагы экологик өмә үткәрелде. Сент-Экзюпери әсәренең кечкенә принцы: «кинәт тордым, юынды, үзен тәртипкә китерде — һәм шунда ук Үз планетаңны тәртипкә китерде», - диде. Без дә бу сүзләргә таянабыз, үлән чабып, чәчәклеккә чәчәкләр утырттык. Һәрберебезнең туган авыл язмышында катнашуы планетаның киләчәге өчен уртак җаваплылык үрнәге Булсын иде.
Аның максаты - катнашучылар тарафыннан гражданлык позициясе, патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Күкчә авыл китапханәсе дә бу акциядә катнашты, үз йортларының тәрәзәләрен илебез символикасы, флаглары, йөрәкләре, чәчәкләр, шарлар белән бизәделәр
Казаклар авылы китапханәчесе Рахматуллина Альбина Альберт кызы, Россия көненә багышланган «Россия турында яраткан юллар" дигән челтәрле акциядә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Оештыручы: Башкортостан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе.
Акциянең максаты-катнашучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт уяту
11 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Россия көненә карата балалар белән “Россия – минем Ватаным!” исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче укучыларга Россия символларынын төшенчәләрен аӊлатты,
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия Шәйдулла кызы Россия көненә багышланган «Россия турында яраткан юллар" челтәрле акциясенә кушылды һәм сертификат белән бүләкләнде.
Оештыручысы: Башкортостан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе.
2002нче елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итү көне булып үткәрелә.Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Шәтке авылы китапханәчесе табигатьтә Россия көненә багышланган "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага телдән журнал уздырды.
Үзәк авыл китапханәсендә ,саф һавада «Безнең Ватан-Россия» дип исемләнгән Россия көненә карата әңгәмә- китап күргәзмәсе үткәрелде. Ул гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләүгә, Россия тарихына карата кызыксынуны арттыруга, Россия символикасы турында белемнәрне тулыландыруга, укучыларда үз Ватаннары өчен горурлык хисе уятуга юнәлтелгән иде.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Россия көненә карата
"Россия - Минем Ватаным" дигән викторина үткәрде.